17 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Ярый әле газ шартламаган
Бөгелмә районы кешесе, ВАЗ-21154 автомашинасында Кече Чегодай авылы янындагы борылышта олы юлдан килүче йөк машинасын үткәрми һәм юл-транспорт һәлакәте ясый. Ул килеп бәрелгән автоцистернада 35 куб. пропан-бутан газы була. Авария китереп чыгаручының җилкә сөягенә зыян килгән. Ярый әле шул гына. Әмир авылыннан чыгучы автомашина иясе дә олы юлдан килүчегә юл...
-
Сакламагач, урлыйлар
2012 елда райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән мал урлауның 14 очрагы теркәлде. Декабрь аенда "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре берничә тапкыр хуҗалыклар буенча рейдлар үткәрделәр. Тикшерү барышында күпчелек җәмгыятьләрнең товарлыклы-сөтчелек фермаларында каравылчылар булмавы ачыкланды. Мисал өчен, узган елны "Кара Чишмә", "Бәркәтә", "Югары Кәминкә", "Лашман", "Элмәле" хуҗалыкларының фермаларында рәсми төстә каравылчылар булса да,...
-
Чумачка да Интернетка тоташа
Былтыр Түбән Кармалкадагы иң озын - ике километрдан да озынрак урам юлына асфальт түшәгәннәр. Быел район җитәкчелеге Югары Кармалка юлларын рәтләүне оештырырга ниятли. Түбән Кармалкада үткән халык җыенында бу авылда яшәүчеләр "Татавтодор"ның район участогына, җитәкчеләргә рәхмәт ирештерсә, югарыкармалкалылар бу яктан ярдәм сорадылар. Монда яхшы күпер дә, тагын бер чишмәне төзекләндерү...
-
Сабыйларга жәл түгел
Капиталь ремонттан соң, район үзәгендәге "Чишмәкәй" балалар бакчасы кабат ачылды. Әлеге бинаны эчке яктан нык матурладылар. Бу мәшәкатьләргә җәмгысы биш миллион сумлап акча тотылган. - Рамнары искергән тәрәзәләрне ансат кына ача, яхшы итеп юа да алмый идек. Канализациябез еш тыгылды. Краннардан да салкын су гына килә иде. Хәзер андый проблемаларыбыз...
-
Балалар өчен дә сөенеч
Узган атнада Ишлинкага кунаклар, җитәкчеләр гадәттәгедән күбрәк килде. Прасковья Григорьевна Кузьминаны 95 яшьлек юбилее белән котларга дип, балалары, кардәшләре дә кайтты, күршеләре керде. Яшь чагында ул бик оста биюче булган, җырларга да кыстатып тормый. Гомере буе колхозда эшләгән. Алты бала әниле, шөкер, алар бүген дә исән-сау. "Сезнең буын ачлыгын да,...