16 июнь 2017 яңалыклары
-
Чирмешәнле ятьмә белән балык тоткан өчен җаваплылыкка тартылачак
"Нерест" операциясе барышында полиция хезмәткәрләре Зур Сөлчә елгасында бер чирмешәнлене тоткарлаганнар. Ул резина көймәдә ятьмә белән балык тоткан. Әлеге эш буенча тикшерү бара. 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дәвам иткән операция барышында ягъни балыклар уылдык чәчкәндә вакытта, билгеле бер урыннарда ятьмә белән "ауга" чыгарга ярамаган.
-
Чирмешәнлеләрне район башлыгы бүләкләде
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, РФ пенсия фонды идарәсенең Чирмешән районындагы әйдәүче белгеч-эксперты Сания Бари кызы Моратова муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм cоциаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәре Любовь Тихоновна Андреевага, республика...
-
Чирмешән кырларында 114 төрле сорттагы арыш үсә
Бүген "ЧИРМЕШӘНАГРО" кырларында сынау участоклары да бар. Таяба ягындарак бер урында гына да арышның 114 сортын игәләр. Метрлап кына мәйдан биләүче кишәрлекләрдә дөньяда билгеле немец фирмасы белгечләре эшли. -Арышның дөньяда ниндие үсә, алар монда да тикшерелә, - ди "Татарстанның элита орлыклары" Ассоциациясе составындагы "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров. -Үзләренең техникалары...
-
Чирмешән районы оешмалары 100 гаиләгә район газетасына подписка бүләк иттеләр
Газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу тәмамланып килә. Бу кампаниядә дә 71 оешма һәм авыл җирлеге 100 гаиләгә бүләк ясады - район газетасына подписка бүләк иттеләр. Район социаль яклау бүлеге тәкъдим иткән ялгыз әби-бабайларга, аз керемле, күп балалы гаиләләргә киләсе ярты елда "Безнең Чирмешән" газетасын өйләренә китереп бирәчәкләр. -Яңа Кади авыл җирлеге...
-
Динар Ихтисамов әти - әнисенең туган авылы Туймәттә ифтар оештырган
Туймәт мәктәбендә Динар Ихтисамов ифтар оештырды. Авыз ачу мәҗлесенә 100ләп кеше җыелды. Ул үткән елда да Рамазан аенда авылдашларын җыеп сыйлаган иде. Динар Бөгелмә шәһәрендә туып-үссә дә, үзен Туймәт малае дип саный, шуңа да әти-әнисенең (әтисе инде мәрхүм) туган авылында Коръән укытып, авыз ачтырырга ниятләгән. -Минем бала чагым Туймәттә үтте,...
-
Чирмешән кырларында сынау участоклары да бар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
"Халкым белән хушлашканда, мине матур итеп бизәгез, кызыл күлмәгемне кидертегез..." Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия әнисенең соңгы минутлары турында сөйли
Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова кызы Зөлфиягә вафатыннан соң үзе белән ничек хушлашырга икәнен сөйләп калдырган. Зөлфия ханым "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә шул хакта әйтте. - Әни: "Мин үлсәм, мине матур итеп күмегез. Мин сәхнәдә булырга тиешмен", - дия иде, - дип сөйләде Зөлфия "Интертат"ка. - Ул якташы,...