Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрне район башлыгы бүләкләде

Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен "Медицина профилактикалау үзәге" ҖЧҖнең баш бухгалтеры Галия Сәлим кызы Сафиуллина район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Җиңел атлетика буенча ТР беренчелеге ярышларында, 2002-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында, 2000 метрлы каршылыклы дистанциядә беренче урыннарга лаек булган Ксения Колесникова (Иске...

Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен "Медицина профилактикалау үзәге" ҖЧҖнең баш бухгалтеры Галия Сәлим кызы Сафиуллина район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Җиңел атлетика буенча ТР беренчелеге ярышларында, 2002-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында, 2000 метрлы каршылыклы дистанциядә беренче урыннарга лаек булган Ксения Колесникова (Иске Элмәле), Владимир Иванов (Ульяновка) һәм уктан ату буенча ТР чемпионатында һәм беренчелегендә беренче урын алган Ләйсән Миһманова (Лашман) атналык планеркада-киңәшмәдә район башлыгы кулыннан истәлек бүләкләре алдылар.

Ләйсән Миһмановага "Спорт мастерына кандидат" исеме, шул ук мәктәптән Фәйрүзә Гатинага беренче спорт разряды биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined