Мин Зөфәргә яратып чыктым. Утыз ел элек булды бу хәл. Ул вакытта матур хыяллар, изге теләкләр белән кавыштык. Әмма бала тугач, арадагы мөнәсәбәтләр әллә нишләде. Зөфәр салгалый башлады. Өйдә әле ыжгырып торган каенана да бар. Бер дә үзебез теләгәнчә яшәп булмады. //Ватаным Татарстан//
Кайчак эштән иртәрәк кайтып, ятып та торасым килә иде. Ирем белән үзебезчә генә яшәргә теләсәк тә, Зөфәр әнкәсен ташлап китә алмады. Арабызга әнкәй җитәрлек тыкшынды. Ирем эчүен дәвам итте. Анысына да ияләнеп беткән идем инде. Ә бер көнне күгемне кара болыт каплады. Зөфәр билгесез кешеләр белән сүзгә килгән дә, алар аны кыйнап ташлаганнар. Бу хакта безгә хәбәр ишетелгәндә, Зөфәрнең тәне суынган иде инде.
Ирем үлгәч, кая барырга да белмәдем. Каенанам да бергә яши алмаячагыбызны әйтте. Авылга үз әти-әнием янына китәр идем дә, анда гаиләсе белән абый яши. Шулай итеп, урам чатында калдым. Баламны җитәкләп автобус көтеп торганда, бер машина килеп туктады. "Яңгыр бит. Әйдә, утырыгыз", диде руль артындагы ир-ат. Без дәшми генә кереп утырдык. "Кая барасыз?" ди бу. "Барыр җирем юк. Ирем үлде. Әткәй белән әнкәй янына кайтып карыйм инде", дим. Шофер күрше генә авылныкы булып чыкты. "Мин синең апаңны беләм", ди бу. Фаяз безне туган авылыма озатып куйды да кире кайтып китте.
Ә кичкә таба әнисен ияртеп өебезгә килеп керде ул. Шулай итеп, мин күрше авылдагы Фаязның хатынына әйләнеп куйдым. Матур гына яшәп киттек. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Олы улым Айзат та бу йортта кимсетү күрмәде. Тормыш үз көенчә барганда ишегебезне тагын кайгы җиле шакыды. Айзат суга батып үлгән. Бу хәсрәтне бик авыр кичердем. Бар юанычым булып кече улым белән кызым калды.
Гел елап утырмас өчен, кеше арасында булыйм дип, эшкә чыктым. Гөнаһ шомлыгына, беренче көннән үк бер ир-атның миңа күзе төшкәнен сизеп алдым. Аның белән бик тиз дусларга әйләндек. Бер елдан соң мин Ринатсыз яшәүне күз алдына да китерергә курка башладым. Бу хәлләр иремә ишетелгән икән. Ул аны-моны әйтеп тормады, каядыр чыгып югалды. Ике көннән бакча башында асылынган гәүдәсен табып алдык. Иремнең минем аркада үз-үзенә кул салганын белгәнгә, бу хәсрәтне кичерү бик тә авыр булды. Менә шулчакта миңа бернинди Ринат та кирәк түгеллеген аңладым. Мин бит авыр чагымда ярдәм кулы сузып, мине гаиләсенә алган, баламны яратып, тәрбияләп үстергән, ике сабыемның әтисен генә яратам икән. Иремнең ашлары узгач, Ринат белән араларны өзәргә булдым. Аның гаиләсе, балалары бар. Ул бер сүз дә әйтмичә китеп барды. Ә өенә кайтканда Ринат машинасы белән каршы як полосага чыгып, "КамАЗ" астына кергән. Фаҗига булганмы бу, әллә ул да үзен үземе…
Ә мин үземнең кайгы-хәсрәт алып килүче хатын икәнемне аңладым. Бу хәлләрдән соң сәламәтлегем начараеп, урын өстенә калдым. Башымда бер генә агармаган чәчем дә калмады. Кулларым калтырый торганга әйләнде. Хастаханәдә ятканда күршем Наҗия апа мине аякка бастырды. "Син бик күп гөнаһ кылгансың. Яшисең килсә, изгелек кыл", ди бу. Аның сүзләре миңа көч бирде. Хастаханәдән чыгуга Ринатның хатыны янына барып гафу үтендем. Күңелгә бераз җиңел булып китте. Шуннан соң мәдрәсәгә укырга кердем. Догалар өйрәнә башлагач, дөньяга бөтенләй башкача карый башладым. Узган ел авылда ятим калган 10 һәм 12 яшьлек баланы үземә тәрбиягә алдым. Хәзер шулар белән мәш килеп яшим.
Ял саен үземнең балаларым да кайтып йөри. Олыгаеп барган мәлдә, күңелемә бераз тынычлык таптым. Элек белми һәм белеп кылган гөнаһларым өчен бик үкенәм. Минем язмышым башкаларга гыйбрәт булсын иде. Янәшәмдәге ирләрнең гомере аянычлы тәмамлануына әле дә үземне гаеплим. Беренче иремә бераз игътибарлы булып яшәсәм, бәлки без гомер көзләренә бергә керер идек. Ялгыз калган чакта әллә ниләр уйлыйм. Әмма башымдагы кирәкмәгән уйларны янымда бөтерелеп йөрүче чәчәк кебек ике кызым, "әбием" дип торган оныкларым куып тарата. Тик…
Татар Тодау
Нет комментариев