15 декабрь 2021 яңалыклары
-
Иртән җылы су эчегез!
Ул организмдагы кислород күләмен арттырырга булыша.
-
Терелгәч тә онытылмый: чәч коелу, төшенкелек, елыйсы килү
Диспансеризация мәсьәләсенә әлегә кадәр җитди карамаган кешеләр дә коронавируслы чорда моңа аерым игътибар бирер, мөгаен. Чирдән соң сәламәтлекне кайгырту тернәкләнү чылбырында мөһим урынны алып тора. COVID-19 инфекциясеннән соң тирәнтен диспансеризациянең әһәмияте турында белгечләр аңлатты.
-
Туймәтлеләр кышка кергәнче зиратта тагын бер өмә оештырдылар
Урамда кыш, ә нидер башкарырга теләгән кешегә эш бетми, мөмкинлеге дә табыла. Туймәт авылы ир-атлары, мәсьләлн, әлегә кар күп булмаудан файдаланып, зират өстендә зур өмә үткәрделәр.
-
Татарстанда 2021 елда ике меңгә күбрәк кеше үлгән
Агымдагы елның башыннан Татарстанда 56 мең кеше вафат булган, бу 2020 елга караганда ике мең кешегә күбрәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган чирмешәнлене хөкем иттеләр
Район суды Чирмешәндә яшәүче ир-егеткә карата 200 мең сум штраф һәм ике ел да алты айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.
-
Йөткерүдән чөгендер ширбәте ясау ЫСУЛЫ
Уртача зурлыктагы чөгендерне яхшылап юып, өстен капкач төсле итеп кисеп алыгыз.
-
Чирмешәнлеләрне үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасына чакыралар
20 декабрьдә, дүшәмбе көнне, Чирмешәндәге Яшьләр мәйданчыгында урнашкан үзәк чыршыны ачу тантанасы була.
-
Чирмешәндә табиблар, хисапчылар җитми
Эш эзләүчеләр күп, тик араларында оешмаларга, учреждениеләргә таләп ителүче белгечләр генә сирәк. Булганнары да, хезмәт хакының түбән булуына сылтап, бүгенгесе көндә өстәмә һөнәр үзләштерү һәм читкә китеп эшләүне кулайрак күрәләр. Район оешмаларында кайсы өлкәдә кадрлар җитми?
-
Татарстанда температура 0 градус булачак
Бүген, 15 декабрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.