Чирмешәндә табиблар, хисапчылар җитми
Эш эзләүчеләр күп, тик араларында оешмаларга, учреждениеләргә таләп ителүче белгечләр генә сирәк. Булганнары да, хезмәт хакының түбән булуына сылтап, бүгенгесе көндә өстәмә һөнәр үзләштерү һәм читкә китеп эшләүне кулайрак күрәләр. Район оешмаларында кайсы өлкәдә кадрлар җитми?
Светлана Галәветдинова (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты): - Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бүген агрономнар, инженерлар, зоотехниклар җитми. Шулай ук хисапчы, ветеринария табибы, баш механик кебек белгечләргә ихтыяҗ бар. Өлкән буын кешеләре лаеклы ялга чыга, кызганыч, яшьрәкләр авыл хуҗалыгына кагылышлы һөнәрләрне сирәгрәк сайлый.
Ольга Маркова (район мәгариф бүлеге җитәкчесе): - Балалар бакчаларына килгәндә кадрлар мәсьәләсендә кытлык юк. Мәктәпләргә исә, математика, физика, инглиз теле, башлангыч сыйныф укытучылары кирәк. Кайбер укытучыларга, үз сәгатьләреннән тыш, өстәмә эш тә алырга туры килә. Дөрес, максатчан программа буенча укучылар бар, алар кайтыр, дип өметләнәбез. Методистларга һәрвакыт ихтыяҗ зур. Шулай ук, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре булырга теләүчеләр дә сирәгәя, чөнки вазифаи таләпләр һәм җаваплылык көннән-көн арта бара.
Әлфия Закирова (район мәдәният йорты директоры): - Мәдәният өлкәсендә авыл клубларында сәнгать җитәкчеләренә, директорларга эш бар, безгә аккомпонементчы, бию сәнгате белгече кирәк. Яшьләр, бәлки, килерләр дә иде, тик торак мәсьәләсенә “барып терәләләр”.
Наил Котбиев (“Татавтодор”ның райондагы участогы начальнигы): - Эшчеләр җитү-җитмәү мәсьәләсендә безнең оешмада барысы да тотрыклы. Буш эш урыннары юк, кадрлар да алышынып тормый. Белгечләребез хезмәтләрен яратып башкаралар.
Лилия Мортазина (район үзәк больницасы баш табибы): - Табиблар җитмәү – гел проблема. Хезмәт торагы бирелсә, белгечләрне җәлеп итүе җиңелрәк булыр иде. Хәзер безнең больницага лор табибы, хирург, гинеколог кирәк, кайбер авылларда фельдшерлар җитми. Шунысы да бар, максатчан программа буенча укучылар кире авылга әйләнеп кайтмый. Юкса, без аларны өметләнеп көтәбез.
Фәрит Яруллин (135 нче Чирмешән янгын-коткару часте начальнигы): - Безгә машина йөртүчеләр кирәк. Тик эшкә урнашырга теләүчеләргә аерым таләпләр куела: өч елдан да ким булмаган машина йөртү стажы һәм армия сафларында хезмәт итеп кайту зарур. Янгын сүндерүчеләребез җитәрлек.
Халык мәшгульлеге үзәгендә бүгенгесе көндә теркәлгән эшсез гражданнар саны 48 кеше тәшкил итә. Эш бирүчеләр 74 хезмәткәргә ихтыяҗ барлыгын белдергән. Араларында хисапчылар, тракторчылар, сатучылар, ветеринария табиблары да бар.
2021 елның 11 аенда үзәккә 609 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 219сы – эш эзләүдә ярдәм итү буенча (шул исәптән 26сы пенсия яшендәге гражданнар һәм 66сы – 29 яшькә кадәргеләр).
- Ике кеше мәшгульлек үзәге аша үз эшләрен ачты. 18 эшсез калган райондашыбыз безнең үзәк аша яңа һөнәр үзләштерде. Котельный операторлары, маникюр ясаучы, каравылчы кебек һөнәрләрне ешрак сайлыйлар, ди район мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова. – Безгә мөрәҗәгать иткән кешеләргә эш табуда мөмкинлек булганча ярдәм итәбез.
фото: Гөлсирә Шәрифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев