Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иртән җылы су эчегез!

Ул организмдагы кислород күләмен арттырырга булыша.

Безнең организм 80 процентка судан тора. Димәк, безгә аз гына да су җитмәсә, бу безнең активлык кимүенә китерә дигән сүз. Шуңа да яхшылап уянып китәр өчен иң беренче эш итеп су эчегез! Һәм моны гадәткә кертегез!

Ләкин су эссе булырга тиеш түгел, җылымса, я бүлмә температурасындагы суны гына эчәргә киңәш ителә.

Моның файдалы яклары:
- бу иртәнге йокыдан уяна алмауны юкка чыгара һәм организмдагы матдәләр алмашынуын яхшырта;
- ашказаны-эчәк тракты эшли башлый;
- организм шлаклар һәм токсиннардан котыла;
- сару кайнау һәм күңел болгану басыла;
- тире яхшыра, сыткылар юкка чыга;
- кан басымы һәм гемоглобин дәрәҗәсе нормальләшә;
- ОРВИ вакытында сәламәтләнү процессы тизрәк бара, югары температура төшә;
- кан әйләнеше яхшыра.

Суны дөрес итеп эчү дә зарур! Аны ашыгып эчәргә ярамый, аз-азлап
ашыкмыйча гына эчелгән су организмга бик тә файдалы!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев