Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәтлеләр  кышка кергәнче зиратта тагын бер өмә оештырдылар

Урамда кыш, ә нидер башкарырга теләгән кешегә эш бетми, мөмкинлеге дә табыла. Туймәт авылы ир-атлары, мәсьләлн, әлегә кар күп булмаудан файдаланып, зират өстендә зур өмә үткәрделәр.

-Эш көне булуга карамастан, изге эшкә утызлап кеше җыелды, өч трактор эшләде, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. – Күптәннән ниятләп йөргән, гел кул тимәгән эшләрне башкардык. Рәхмәт авылдашларга. Зират өсте чистарып калды, яктырып китте. Мәрхүмнәрнең рухы шатлансын.

Өмәчеләр элек кирәк-ярак саклау өчен хезмәт иткән, инде нык тузган ике агач будканы сүтеп, трактор арбасына төяп түккәнннәр, байтак, кирәксез агач та киселгән. Биредә авыл җирлегенең тракторы, шәхси тракторлары белән дә килеп булышканнар. Пычкы һәм балталарга да эш күп булган.

фото: Айдар Кәримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев