Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган чирмешәнлене хөкем иттеләр

Район суды Чирмешәндә яшәүче ир-егеткә карата 200 мең сум штраф һәм ике ел да алты айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

Якташыбызны 2019 елда 30 мең сум штрафка тартып, бер ел алты айга транспорт чарасы йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. Моңа да карамастан, А.Ф. Әхмәтҗанов кабат руль артына утыра, өстәвенә спиртлы эчемлек тә кулланган килеш.

Район суды материалларыннан күренгәнчә, юл инспекторлары ул идарә иткән “Тойота-Авенсис” автомобилен төнге сәгатьтә Чирмешән урамында туктатмакчы булалар, ул аларның таләбен үтәми, качарга маташа, аны куып җитеп туктаталар. Руль артында утырган ир-егет медицина тикшерүеннән баш тарта, әмма спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсенең үзгәрүе, үз – үзен тотышында үзгәреш, ачык күренә.

Эчке эшләр бүлегендә беркетмә төзегәч, аны өенә җибәрәләр, автомобиль полициядә кала.

Ләкин эш моның белән генә төгәлләнми. Берәр сәгать вакыт узгач, машина йөртүче кабат полиция бүлегенә килә һәм автомобильдән шәхси әйберләрен алырга рөхсәт сорый. Аңа каршы килмиләр. Автомашинасы яныннан кергән әлеге чирмешәнле бардачогыннан 700 мең сумга якын акчасы югалуы турында хәбәр итә. Ялган хәбәр биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтсәләр дә, ул акчасы югалуы турында гариза язып калдыра. Иртән, полиция бүлегенә килгәч, автомобильдә акча булмавын әйтә.

Суд барышында бу ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев