15 март 2017 яңалыклары
-
Лашман кызы Ләйсән Миһманова - мастерлыкка кандидат
Лашман мәктәбе укучысы Ләйсән Миһманова (тренеры Фаиз Билалов) җәядән ату буенча квалификация ярышларында 535 очко җыеп, спорт мастерлыгына кандидат нормасын (525) үтәгән. Ул Чирмешәндә шундый исем алучы беренче кыз бала. Ләйсән әлеге уңышка Новочебоксарск шәһәрендә СССРның атказанган спорт мастеры Ирина Солдатова истәлегенә җәядән ату буенча үткән Бөтенроссия турнирында ирешә. Бәйгедә...
-
Шешминкада пенсионерларга ипине бушлай тараталар
Шешминка авыл җирлегендә инде ике елга якын өлкән яшьтәге, гомерләре буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыгучыларга бушлай ипи алып кайтып бирәләр. -Хуҗалык җитәкчесе Васыйл Әхмәтҗанов шундый тәкъдим белән чыккач, без моны хупладык. Исемлекне төзеп бирдек, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов.- Бүген Шешминкада - 38, Андреевкада 8 кеше...
-
Чирмешәндә Иҗтимагый Совет утырышы булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Бәркәтә киленнәре каенаналарына хат юллаган
"Әни, ничек хәлләрең, авырмыйсыңмы, аяк-кулларың сызламыймы?!" - дип, киленнәр ирләренең әниләренә шундыйрак эчтәлектәге кайгыртучан, сагынулы, юксынулы хатлар яздылар. Бәркәтә авыл мәдәният йортында узган "Ягез әле, әниләр!" бәйгесесенең бер биреме шуннан гыйбарәт иде. Бу көнне сәхнәгә өч әни: мәктәп укытучысы Элиза Абдуллина, авыл китапханәсе мөдире Әлфия Сөләйманова, ФАП санитаркасы Гөлшат Кашапова...
-
Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә комда рәсем ясадылар
Балалар сәнгать мәктәбендә күрсәтелгән театральләштерелгән тамашага Самара өлкәсенең Камышлы районыннан да кунаклар килгән иде. "Язгы тамчы" дигән бу бәйрәмне райондашларыбыз өчен район инвалидлар оешмасы оештырды. Аңа физик мөмкинлекләре чиклеләрне генә түгел, ә теләге булган һәр кешене чакырдылар. Кызганычка каршы, тамашачылар гына азрак булды. -Районда 1900гә якын инвалид исәпләнә, - ди...
-
Чирмешәндә вирус инфекциясе чигенми
Быел районда 439 кеше кискен тын юллары вирусы инфекциясе йоктырган. Район үзәк больницасыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, үткән елның соңгы дүрт аенда бу сан 526 булган. Димәк, кыш айларында чирләүчеләр арткан. Ә менә грипп белән авыручылар юк. Грипп - һава аша күчеп тын юлларын зарарлаучы инфекция авыруы. Гадәттә ул көз-кыш айларында...
-
Югары Кәминкәдә яшәүче 90 яшьлек Гаҗилә әби шигырь яза
Югары Кәминкә авылында яшәүче Гаҗилә әби Атакаева юбилее белән котларга килүче кунакларны үзе язган шигырьләрен укып таң калдырды. Гомумән, ачык йөзле, аралашучан, тапкыр, сүзгә оста Гаҗилә әбине мәҗлес дәвамында барыбыз да авыз ачып тыңлап утырдык. "Безнең әни радио кебек, сүндермәсәң, сөйли дә, сөйли", - дип балалары да шаяртып куйдылар. Әниләренең,...