Чирмешәндә вирус инфекциясе чигенми
Быел районда 439 кеше кискен тын юллары вирусы инфекциясе йоктырган. Район үзәк больницасыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, үткән елның соңгы дүрт аенда бу сан 526 булган. Димәк, кыш айларында чирләүчеләр арткан. Ә менә грипп белән авыручылар юк. Грипп - һава аша күчеп тын юлларын зарарлаучы инфекция авыруы. Гадәттә ул көз-кыш айларында...
Быел районда 439 кеше кискен тын юллары вирусы инфекциясе йоктырган.
Район үзәк больницасыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, үткән елның соңгы дүрт аенда бу сан 526 булган. Димәк, кыш айларында чирләүчеләр арткан. Ә менә грипп белән авыручылар юк.
Грипп - һава аша күчеп тын юлларын зарарлаучы инфекция авыруы. Гадәттә ул көз-кыш айларында баш күтәрә.
-Бу авыруны һәркем бик тиз йоктырырга мөмкин. Ул авыру кешек белән сөйләшеп торганда, төчкергәндә, йөткергәндә һава аша күчә, - ди врач-психиатр Лилия Мортазина. -Вируслы предметка кагылган очракта да грипп йоктырырга мөмкин.
Грипп вирусын йоктырмас өчен өйгә кайту белән кулларыгызны сабынлап юарга кирәк. Борын эчен җылы тозлы су яки махсус спрей белән юдыруның да файдасы зур. Бүлмәләрне даими җилләтеп, юеш чүпрәк белән сөртергә кирәк. Саф һавада ешрак булу да яхшы. Сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз, йокыга тиешле вакытны биреп, физик активлыкны саклагыз, дөрес тукланыгыз, С витаминына бай азык-төлек кулланырга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев