15 февраль 2018 яңалыклары
-
Чирмешәндә әфганчылар очрашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
КУКТӘ ӘЛЕ КОЯШ, ӘЛЕ БОЛЫТ
Әнисе үлеп, әтисе өйгә яңа хатын алып кайткач, унтугыз яшьлек кыз тәмам ятим кала. Әтиле ятим… Әтисенең әниләрен болай тиз онытуын кичерми кыз һәм, күчеп китеп, апаларында яши башлый. Шулай сизелмичә дүрт ел вакыт уза. Ә аннан ул үзенең мәхәббәтен очрата, кәләш күлмәген кия. Ел арты ел үтә. Кыз инде...
-
Чирмешәндә әфганчылар кабат очрашты
Матур традиция буенча, быел да сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә әфганчы якташларыбызны районга чакырып кунак иттеләр. Алар дистә еллар элек күргәннәрен кабат күңелләрендә яңарттылар. Чара Җиңү паркындагы техника түренә венок салу белән башланып китте. Очрашуның тантаналы өлеше алдыннан әфганчылар район үзәге оешмалары белгечләренә үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр. Төп проблема - торак...
-
Түбән Кармалка ветеранына кунаклар килгән
Түбән Кармалка авылында яшәүче Валентина Мордвинова февраль аенда 90 яшьлеген билгеләп үтте. Валентина Григорьевна ишле гаиләдә беренче бала була, аңардан кала тагын биш туганы дөньяга килә. 11 яшеннән, ачтан үлмәс өчен, ризык хакына эшли башлый, күршеләренә бакча җире казып йөри. Бөек Ватан сугышы вакытында 14 яшьлек кыз Шентала урманнарында урман...
-
Иртәгә Чирмешәндә “Тоннель” операциясе үтә
ЮХИДИ хезмәткәрләре автомашиналарны 16 февраль көнне иртәнге 7дән 9га кадәр район үзәгендәге балалар бакчалары янында тикшерәчәк. Автоинспекторлар балаларны махсус креслоларда йөртүгә игътибар итәчәк. Марат Гомәров фотосы
-
Намазлы кешегә хәмерле мәҗлескә барырга ярыймы? (СОРАУ-ҖАВАП)
Соңгы елларда аракысыз туй һәм юбилей мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Әмма ислам кануннары буенча яшәмәүчеләр дә очрый бит. Намаз укыган кешегә спиртлы эчемлекләр кулланылган мәҗлесләрдә катнашу килешә торган гамәл булмаса да, чакыручының (туганы йә дустының) шатлыгын урталашу, аның кәефен төшермәү өчен булса да, барырга ярыймы? Intertat.ru укучыларыбыз арасында...
-
Казанкада тиздән яңа мәктәпне файдалануга тапшырачаклар
Бу авылда 15 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. Биредә эш инде ахырына якынлашып килә: җиһазлар кайтарасы һәм бинаның тирә-юнен төзекләндерәсе генә калган. Мәктәптә бөтен уңайлыклар да булдырыла. Монда өч класс, ашарга әзерләү блогы һәм ашау өчен аерым бүлмә, санузеллар, 250 квадрат метрлы спорт залы да бар. Бүген Казанка башлангыч мәктәбендә...
-
Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт була
Концерт Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп барачак. (Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген күренекле татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакировка 83 яшь тула. "Татар-информ" алдарак хәбәр иткәнчә, шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам ага Шакировның туган...
-
Данир Сабиров: «Ул вакытта өйләнмәгән булсам, хәзер ялгызым тилмереп йөрер идем»
- Хатыным белән ничек танышу тарихын күп сөйләгән булды. Без туйда таныштык. Хәләл туй иде, бирегә егете белән Миләүшә кунак буларак килгән, ә мин мәҗлесне алып барам. (Шәһри Казан) Миләүшәне шундук ошаттым, мин аңа еш караганга, егетенең ачуы да килде әле. Гыйнварда танышкан булсак, февральдә очрашып йөри башладык, июльдә никахлаштык...
-
Татарча пицца
Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм утыз минутка кабарырга калдырабыз. 500 г онга: ярты стакан сөт, бер йомырка, 50 г маргарин, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы шикәр комы, 10 г коры чүпрә, чама белән тоз. Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп...