14 ноябрь 2017 яңалыклары
-
"Ромашка" балалар бакчасы ничек яши? (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Мөшбикә мәчете кубогы Чирмешәндә калды
Район үзәгендә төзелүче Мөшбикә мәчете кубогына үткән республика хоккей ярышларында Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Казан спортчылары - икенче, Яр Чаллы хоккейчылары өченче урында. Ярышларда барлыгы алты районнан җиде команда (Чирмешәннән, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Мөслимнән һәм Әлмәттән ике команда) көч сынашты. -Традицион ислам айлыгы барышында Чирмешәндә хоккей буенча...
-
Авыл җирлекләре башлыклары Кирам Гыйләҗев "фермасында" (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Ивашкинолылар беренче урынга чыкты
"Халыклар бердәмлеге көне"нә багышлап кызлар арасында үткән волейбол буенча ярышта - "Чирмешән" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә Ивашкино командасы җиңү яулаган. Лицейлылар - икенче, 1нче Чирмешән мәктәбе волейболчылары өченче урында. Бәйгенең "Иң яхшы уенчысы" дип Дарья Дякону (Ивашкино командасыннан) танылган. Марат Гомәров фотосы Безнең сайтта укыгыз: Чирмешән кадетлар...
-
Чирмешән аграрийлары хезмәт куркынычсызлыгына игътибарны арттыра
Бүген, агросәнәгать комплексында куәтле техника, заманча технологияләр кулланыла торган вакытта, хезмәтне саклау мәсьәләсе зур игътибар сорый. Кызганыч, авыл хуҗалыгы тармагында да хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында, ел саен дистәләгән кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. Шуны исәпкә алып Татарстан агробизнес кадрлары белемен күтәрү институты каршындагы укыту-методик үзәк белгечләре районыбызның авыл...
-
Чирмешән кадетлар мәктәбенә иганәчеләрдән – яңа җиһазлар
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты тулай торагына 3 миллион 600 мең сумлык яңа җиһазлар: шкафлар, өстәлләр, урындыклар, тумбочкалар кайтты. Аларны Яшел Үзәндәге суднолар төзү заводы бүләк иткән, иганәчеләр җиһазларны үзләре үк китереп, җыеп та биргәннәр. -Барысына да рәхмәт, монда мәктәпнең элеккеге укучысы, Рязань югары һава-десант командалык училищесы курсанты, якташыбыз Нариман Сваровскийның "әрсезләнүе"...
-
Автомобиль ватылса нишләргә?
Ярты ел элек яңа машина сатып алдым. Ватылгач, автосалонга бардым. Белгечләр заводта киткән җитешсезлек икәнен таныды. Машинаны ремонтка дип алып калдылар. Автомобиль 19 көн сервиста торды. Ә мин транспортсыз калдым. Минем эшем машина белән бәйле. Автомобиль ремонтта чакта миңа вакытлыча башкасын биреп торыгыз, дип сорасам да, каршы килделәр. Телефонны ремонтка...
-
Чирмешәнлеләргә салым түләү өчен ике атна вакыт калды
10,11 ноябрьдә салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне" узды. 10 ноябрьдә - 18 сәгатькә, 11 ноябрьдә 15 сәгатькә кадәр аларның ишекләре ябылмады. Бу көннәрдә салым инспекциясенең Чирмешән участогына дистәләгән халык килеп үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алган. -Без һәр клиентка салымны кемнәр һәм нинди срокларда түләргә кирәклеге, муниципаль берәмлектәге ставкалар, ташламалар турында...