14 август 2018 яңалыклары
-
Чирмешән суды администраторы эшен Мәскәүдә югары бәяләгәннәр
Чирмешән район суды администраторы Хәмзә Морадыйм улы Гыйльфанов Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы суд департаментының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Чирмешән районыннан хаҗ сәфәренә кемнәр китте?
Быел изге сәфәргә районның җиде авылыннан 16 дин кардәшебез китте. Беренче төркем 4 августта юлга кузгалган. Аларның бу сәфәре бер ай чамасы дәвам итәчәк.
-
Әккәрәйдә яшәүче Мензелиннар гаиләсеннән дүрт бала укырга бара
Әккәрәй авылында яшәүче Елена һәм Илья Мензелиннар өч балалары янына ике ятимне сыендырганнар. Алар мәктәпкә җыена. Быел төпчек уллары Руслан беренче класска укырга керәчәк.
-
Чирмешәндә күпме кеше яши?
Район үзәгендә, Чирмешәндә бүген 6539 кеше яши. Ярты елда биредә 35 бала туган, 40 кеше бакыйлыкка күчкән.
-
“Әккәрәй”дә бодай сатырга да җитәчәк
“Әккәрәй” җәмгыятендә 2000 гектардан күбрәк мәйданда ашлык җыеп аласы бар.
-
Татарстанда урып-җыюның экваторына якынлаштылар
Республикада барлыгы 1,8 млн тонна ашлык җыеп алынган.
-
Кара Чишмәдә балыкчылар күбәйгән
Җәйнең соңгы аенда Кара Чишмә авылы буасында балыкчылар аеруча ишәйде. Бирегә кармак салырга күрше авыллардан, хәтта чит районнардан да килүчеләр байтак.