Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә яшәүче Мензелиннар гаиләсеннән дүрт бала укырга бара

Әккәрәй авылында яшәүче Елена һәм Илья Мензелиннар өч балалары янына ике ятимне сыендырганнар. Алар мәктәпкә җыена. Быел төпчек уллары Руслан беренче класска укырга керәчәк.

Мин килгәндә Елена һәм дүрт балалары да өйдә иде, әтиләре эштә булып чыкты. Йорт алдыннан ук күренеп тора, эшчән, уңган гаилә яши монда. Бөтен җирләре ялт иткән, чисталык хөкем сөрә. Өйләрендә дә тәртип.

Әүвәл балаларга: “Мәктәпне сагындыгызмы?” -дип мөрәжәгать иттем. Алар җавап бирергә бик ашыкмадылар, бер-берсенә карап, елмаеп кына куйдылар.

-Безнең Руслан беренче сентябрьне аеруча түземсезлек белән көтә, -диде Елена.

Руслан бик аралашучан булып чыкты, әнисенә кушылып, үзе сөйли башлады.

-Мин мәктәптә укырга өйрәнәм, дуслар табам, -дип куйды ул.

Мензелиннарның олы уллары Евгений Нурлат аграр техникумы Чирмешән филиалының икенче курсына, кызлары Алисә - сигезенче, Софья - өченче, Ислам - икенче класска, Руслан тәүге тапкыр мәктәпкә барачак.

-Беренче сентябрьне уйласам, йөрәгем әллә нишләп китә, -ди әни кеше. – Былтыр өчәү мәктәпкә чыгып китәләр иде, быел дүртәү бит. Ярар, Алисә дәресләрен үзе карый, ә менә кечкенәләр белән берничә сәгать утырырга туры киләчәк. Һәрберсе белән аерым шөгыльләнмәсәң булмый.

Мензелиннар мәктәпкә әзер, мәктәп кирәк-яраклары, киемнәр - барысы да бар.

-Бу эшне соңгы көнгә калдырмадык. Җәй башыннан, кайда нәрсә туры килә, шуны алгаладык. Бүген бит сәүдә нокталарында үзеңә кирәкле товарны табарга була, -ди Елена. - Ике улыбызга “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында да уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары бүләк иттеләр. Балаларны мәктәпкә әзерләү якынча 30 мең сумга төшкәндер.

Абыйлы-энеле Ислам белән Русланны Мензелиннар 2016нчы елны алып кайталар. Беренче көннән үк алар белән уртак тел табалар, балалары белән дә дуслашалар. Малайлар Лена белән Ильяга “әти-әни”, дип әндәшәләр. Бүген инде алар монда күнегеп беткәннәр, ятсынмыйлар.

Бәйрәмнәр турында сүз кузгаткач, Руслан, сикереп торып, бүлмәсенә кереп китте һәм машина тотып чыкты. Туган көне булган икән. Күптән түгел. Шул уңайдан зур бәйрәм оештырганнар. Район үзәгеннән, социаль яклау бүлегеннән дә килгәннәр. Баланың күңелен күргәннәр. Гаиләдә генә шулай була ала ул.

-Җиңел дия алмыйм, төрле чаклар булгалый, ләкин бер минутка да мондый адымга барганыма үкенмәдем, - ди әңгәмәдәшем.
- Киләчәктә әле бер кыз алырга да хыялланабыз.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X