Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмәдә балыкчылар күбәйгән

Җәйнең соңгы аенда Кара Чишмә авылы буасында балыкчылар аеруча ишәйде. Бирегә кармак салырга күрше авыллардан, хәтта чит районнардан да килүчеләр байтак.

Бәйрәм һәм ял көннәрендә дә һәвәскәр балыкчылар бөтен “кызыкны” елга буенда утыруга алыштыралар. Балыксыз буш кайталар икән – зур хәсрәт түгел.

-Балык тотуның үзенең бер тәме бар бит аның, андый чакта баш ял итә, - ди Кара Чишмәдә туып үскән, хәзер Әлмәт шәһәрендә яшәүче Айнур абый Газизов. – Иртәнге тынлыкта, кояш күтәрелеп килгәндә, саф һава сулап, матур табигатькә хозурланып утыруы үзе ни тора! Вакыт үткәнен сизмим дә. Балыкны күбрәк кызык өчен тотам мин.

Әлеге шөгыль белән мавыгучылар күп монда: кичен килеп, таңга хәтле утыручылар бар. Бер карасаң, балык тоту ансат кына сыман. Ләкин кармагыңны үзең сала башласаң, нечкәлекләре бихисап шул.

–Иң баштан шәп кармак кирәк инде. Тал чыбыгы белән генә яхшы балык эләктереп булмый хәзер. Җимне дә белеп сайларга кирәк. Кояш баткан яктан җил иссә, ул көнне балык эләкми, барып торасы да түгел, - дип кайбер серләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.

Кара Чишмә буасында кәрәкә (карась), алабуга (окунь), кара балык (линь) бар. Җәйге ялларында Айнур абый хәтта чуртан балыгы да эләктерә алган. Тоткан “уңышыннан”, туганнары белән җыелышып, балык ашы - уха пешерәләр. Кышлыкка да киптерергә калган.

- Балыкчы кунаклар су тирәсен пычратмыйлармы соң?- дим балыкчыга.

- Бар инде андыйлар да. Буаларыбызны, гомумән, сулыкларыбызны чиста тотасы иде, чын балыкчы табигатькә хуҗалар сыман сак карарга тиеш, - ди якташым.

Сүз уңаеннан, 9-11 августта Татарстанда балык тоту буенча Бөтенроссия турниры узды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X