Чирмешән районыннан хаҗ сәфәренә кемнәр китте?
Быел изге сәфәргә районның җиде авылыннан 16 дин кардәшебез китте. Беренче төркем 4 августта юлга кузгалган. Аларның бу сәфәре бер ай чамасы дәвам итәчәк.
Хаҗга китүчеләр арасында ирле-хатынлылар һәм бертуганнар да бар. Югары Чегодай авылыннан Илдус һәм Гөлнара Мөхәммәтшиннар, Фәридә Сөйләйманова һәм Раилә Фаварисовалар шундыйлар. Бу зур сәфәргә киткәннәр лашманлылар Камил Соруртдинов, Таһир һәм Нәфисә Мөхетдиновлар, Чирмешәннән Бибинур Хәйдәрова, Фәридә һәм Роза Бәдретдиновалар, Кызыл Ярдан Зәйнулла Зәбиров, Кармыштан Марат һәм Нәдир Миншиннар, Бәркәтәдән Дания Хәйретдинова, Туймәттә туып үскән, бүген Мөслимдә яшәүче Рәмилә Сәгыйрова (Галимова) һәм ире Фиргать исән-сау йөреп кайтсыннар дип телик.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев