Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әккәрәй”дә бодай сатырга да җитәчәк

“Әккәрәй” җәмгыятендә 2000 гектардан күбрәк мәйданда ашлык җыеп аласы бар.

Хуҗалыкның ике комбайнына бик зур мәйданнар туры килә. Шушы көннәрдә яңа комбайн да кайтырга тиеш икән, аңа кадәр монда “Ильхан” җәмгыятеннән ярдәмгә бер комбайнны җәлеп иткәннәр. Бүген алар Кызыл Чишмә янәшәсендәге кырларда эшлиләр. Яңа уңышны Ульяновкадагы ындыр табагына ташыйлар.

Механизаторларга ашны Ульяновка ашханәсендә пешерәләр, аны көнгә ике тапкыр кырда эшләүчеләргә дә илтәләр.

-Комбайнчыларыбыз - тәҗрибәле игенчеләр: Ульяновкадан Григорий Рыбкин һәм Әккәрәйдән Вячеслав Макаров бик тырышып эшлиләр, - ди “Әккәрәй” җәмгыяте идарәчесе Илназ Гыйльметдинов. - Бодай гектарыннан 25 центнер тирәсе чыга. Орлыкка, фуражга калдырабыз да, калганын сатырга планлаштырабыз.

Җәмгыятьтә 1000 мең гектар мәйданда көнбагыш, 400 гектар мәйданда рапс чәчкән булганнар, болардан тыш күпьеллык үләннәр дә бар.

Сүз уңаеннан, монда 1200 гектарда көзге культуралар чәчәргә җир әзерләү бурычы да тора. Аны инде бер тапкыр эшкәртеп чыкканнар. Чәчүне үткәрү өчен өр-яңа чәчү комплексы да алып кайтканнар, башка тагылма агрегатларны да яңартып торалар. Гомумән, хуҗалыкта 23 берәмлек техника исәпләнә.

“Әккәрәй”дә терлекләргә сенаж һәм печән әзерләү дәвам итә. Монда Петр Сипатров “Полесье” комбайнына эш бар. Әлегә хуҗалыкның Әккәрәй фермасында 100 башка якын терлек исәпләнә, узган елны алып кайткан 47 тананың барысы да бозаулаган. Ферма бинасы республика программасы буенча ремонтланган.

-Терлек санын 200 башка җиткерергә ниятлибез, -ди Илназ Габбас улы.- Быел Утыз Имәндә урнашкан ферманың да ике корпусын төзекләндерергә планлаштырабыз. Ремонт эшләре якын арада башланырга тиеш.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев