14 июль 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районында уяу машина йөртүче юл һәлакәтен кисәткән
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер уяу машина йөртүче ярдәме белән юл һәлакәтен - бәхетсезлек очрагын булдырмый калганнар. Төнлә, 12 тулып килгәндә район полиция бүлекчәсенең кизү частенә берәү шалтыратып, Кузай-Нурлат юлында, Кузайга таба юл тотучы автомобиль турында хәбәр җиткерә. Автомобиль трассада юл уртасыннан тәртипсез, бормаланып бара, каршы килүче машиналар аны әйләнеп уза, якка...
-
Иртәгә, 15 июльдә Чирмешәндә район Сабан туе булачак
Татар халкының милли бәйрәме - район Сабан туе 15 июльдә, шимбә көнне булачак. Ул сәгать 10да, ә ат чабышлары 9.30да башлана. Иртәгә Чирмешән янындагы стадионга, уеннарга, күңел ачу чараларына рәхим итегез, аларны тамаша кылыгыз!
-
Чирмешән районында бөртек комбайннарының уракка яраклылыгын белгечләр тикшерәчәк
Район хуҗалыкларындагы бөртек комбайннарының уракка яраклылыгын республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тикшерәчәк. Быел бу төр техникалар ярдәмендә районда 38 мең гектар мәйданнан игеннәр суктырып аласы була. Инвесторларныкыннан кала, районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 80гә якын бөртек комбайны исәпләнә. -Инвесторларның: "Агропродукт" җәмгыятенең, "Лениногорск агрофирмасы"ның, "БИАГРО"ның комбайннары нигездә яңа,...
-
Карачишмәлеләр бик рәхмәтле
90нчы елларда төзелгән мәктәбебез нык таушалган иде. Балалар бакчасы да урнашкан әлеге бина капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде. Биредә шартлар шәһәрдәгедән бер дә ким түгел. Без, балалар бакчасы коллективы, шулай ук ата-аналар да моңа куанып бетә алмыйбыз. Мәктәп, балалар бакчасы булса авылыбыз яшәр. Бакчабызда бер төркемдә 13 бала тәрбияләнә,...
-
КамАЗ йөртүче чирмешәнлене ток сугып үтергән
Чирмешәннән Кирилловлар гаиләсе зур хәсрәтле булды - гаилә башлыгын, 58 яшьлек Николай Кирилловны кичә эштә ток сугып үтергән. ЕГДС - бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы җитәкчесе Гөлия Яруллинадан белешүебезчә, "КамАЗ" машинасы йөртүчесе Казанка уңаендагы юл ремонты вакытында йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә....
-
Чирмешән күленә аккошлар җитми
Чирмешән уртасындагы күлгә кабат су тутыралар, аны елгадан агызалар. Бик матур, кунакларга да күрсәтерлек, балалар уен мәйданчыклы, фонтанлы бу тирәне чисталап та куйганнар. Кызганыч, бүген күлдә аккошлар, үрдәкләр генә юк, моңа кадәр, былтыр да биредә йөзгән кошларның гомерләре озын булмады, ябык бинага күчергәч тә, кышкы климатка яраклаша алмадылар.
-
Пенсионерларга өстәмә акча түләнә: ничек алырга?
Ана капиталы чыккач, өлкәннәр арасында бу яңалыкны ошатмаучылар булды. "Без дә бала үстердек. Акча түләмәделәр. Инде менә Путин акча түли. Тик һаман бала алып кайтырга теләмисез", - дигәннәре истә. Хәзер өлкәннәр урамында да бәйрәм! 2015 елга кадәрле пенсиягә чыккан әниләргә бала белән утырган еллары өчен өстәмә акча түлиләр. Шушы көннәрдә...