14 март 2018 яңалыклары
-
Җырчы Фирдүс Тямаевның кайгысын уртаклашабыз
Март башында меңләгән тамашачының яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев Казанда шаулатып-гөрләтеп концертларын уздырып җибәргән иде. Ә бүген җырчы үзенең Инстаграм битендә кайгылы хәбәр таратты. saby-rt.ru
-
Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды
Ведомстволарга УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, 23 "Лада Гранта" һәм "Лада Ларгус", 17 автолавка машинасы ачкычы бирелде (Казан, 14 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды. Республиканың баш ветеринария идарәсенә караган...
-
Айрат Хәйруллин Чирмешәндә гражданнарны кабул итте
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте. Айрат Нәҗип улына иң элек Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубова соравын җиткерде: дин йортында...
-
Чирмешәндә яшәүче Лидия Зайковага бүләкләр китерделәр
Чирмешәндә гомер итүче Лидия Зайкованың Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча бирелгән фатиры шушы көннәрдә кунаклар белән тулды. Юкка түгел, Лидия Федоровнага 90 яшь булды. Мордва Афонькәсе кызы Лидиянең яшүсмер чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 13-14 яшьлек кыз колхозда эшли,...
-
Чирмешән “ябалаклары” “Ак Барс”ка көч биргән
Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда "Ак Барс" һәм Хабаровскийның "Амур" хоккей командалары арасында чирекфиналда узган соңгы уен безнекеләр файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Бәлки республика хоккейчыларына Чирмешәннән барган 100гә якын җанатарның "булышуы" да көч биргәндер. Район үзәгендәге Боз сараенда хоккей белән шөгыльләнүче "Корыч ябалаклар" балалар командалары, кайбер ата-аналар әлеге матчны...
-
Чирмешәнлеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Гомумән, 16 мартта халыкка бушлай юридик ярдәм көне Россия күләмендә үткәрелә. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Беренче Май урамы, 29нчы йорт, Туган як тарихы музее) халыкны иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр юристлар, адвокатлар, нотариус кабул итәчәк. Белешмәләр өчен телефон 2-58-45. Мондый чара Казанда,...
-
Чирмешәндә үзешчән артистлар смотры дәвам итә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Мордва Афонькәсенә бильярд өстәле кайтарганнар
Күптән түгел генә Мордва Афонькәсе авылында узган халык җыенында авыл мәдәният йортына бильярд өстәле кирәк дигән теләк яңгырады. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин халык фикеренә колак салды һәм бик кыска вакытта мәдәният учреждениесенә бильярд өстәле алып куйдылар. Шул көннән соң безнең мәдәният йортыннан төнлә дә, көндез дә кеше өзелми. Бильярдның уңай...
-
Чирмешәнлеләр “Созвездие”-“Йолдызлык” республика фестиваленең зона турында чыгыш ясаячак (онлайн трансляция)
14-15 мартта Чистайда узачак "Созвездие"-"Йолдызлык" республика фестиваленең зона турында безнең районнан да яшь артистлар катнашачак. Концертта 130 якташыбыз төрле номинацияләрдә 56 концерт номеры тәкъдим итәргә җыена. Чыгыш ясаучылар арасында балалар сәнгать мәктәбе укучылары, яшьләр ял итү үзәге һәм район мәдәният йорты каршындагы түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар булачак. Шулай ук Иске Кади,...