13 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова: “Сәхнәдән кыйнап төшерсеннәр, барыбер Илфакның җырларын җырлаячакмын”
Күпләр, Илфак Шиһапов үлгәч, бөтен җырлары Илсөягә калыр дип уйлады. Ләкин, кызганычка каршы диикме, алай түгел. "Сәхнәдән кыйнап төшерсеннәр, башымны киссеннәр - барыбер Илфак җырларын җырлаячакмын, - дигән Илсөя Акчарлакка. - Аларга минем дә өлешем кергән: иртәнге 5кә кадәр яза идек. Быелгы концертымда Илфакның үләр алдыннан язган, ләкин язылып бетмәгән...
-
Чирмешән районында машина йөртүчеләрне тикшерү дәвам итә
13 сентябрь көнне узган "Тоннель" операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән берлектә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата алты административ беркетмә төзегәннәр. -Ике сәгать дәвамында, транспортта куркынычсызлык каешларын такмаган дүрт кеше туктатылды. Шулай ук баласын автокреслога утыртмаган һәм тыелган урында туктаган өчен ике машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылачак, -...
-
Чирмешән районында автоинспекторларга читләр “эләккән”
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан узган атнаның ял көннәрендә район юлларында туктатылган - аек булмаган хәлдәге машина йөртүчеләрнең икесе дә читтән килүчеләр булып чыга. Инспекторлар шимбә көнне, көндезге икеләрдә Югары Кәминкә авылында КамАЗ йөк автомашинасын туктаталар һәм аның йөртүчесеннән алкоголь исе сизеп алалар. Кагыйдә бозучы - Лениногорск районы кешесе "кичә эчкән идем",...
-
Чирмешән районының биш авыл җирлегендә депутатлар сайладылар
Карар 11 сентябрь, 2017 ел №39 Татарстан Республикасы Чирмешән районы өченче чакырылыш, бер мандатлы сайлау округлары буенча авыл җирлекләре Советларына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлауларның гомуми нәтиҗәләрен раслау турында Татарстан Республикасы сайлау кодексының 108нче һәм 119нчы маддәләре, территориаль (округ) сайлау комиссияләренең бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлау беркетмәләре нигезендә, Татарстан...
-
Чирмешән районында балалар лагерьларда да ял иттеләр, эшләделәр дә
Район прокуроры каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышында балаларның җәйге ялын оештыру һәм яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Җыенда шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы эшләргә нәтиҗә ясалды. Җәйге чорда районның мәшгульлек үзәге аша 54 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Үзәк...
-
Әмир авылында өч бертуган мәктәпкә бүләк ясаганнар
2013нче елны тәүге тапкыр үткәрелгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе хәзер ел саен уздырыла. Бу эштән чирмешәнлеләр дә читтә калмый, һәр елны дистәләгән якташыбыз үзләре тәмамлаган белем бирү учреждениеләренә матди ярдәм күрсәтә. Әлеге акциядә активлык Бәркәтә мәктәбен тәмамлаучылар ел саен аеруча күрсәтә. Алардан бүген Мәскәү өлкәсендә гомер итүче авылдашлары...
-
Чирмешәнлеләрдә бәрәңге уңышы былтыргы кадәр үк түгел
Быел җәй башында яңгырлар күп яугач, ниһаять, бәрәңге дә яхшы уңар дип иртәрәк сөенеп куйдык. Соңрак, дым җитмәүлектән, җир нык кипте, бәрәңге иркенләп үсә алмады. Кайберәүләр уңышны җир түмгәкләрне хәтта лом белән кузгатып алган, диләр. Ә сездә бәрәңге уңдымы? Укучыларыбыздан шул хакта сораштык. Лидия Квакова (Әккәрәй): - Безнең бәрәңге бакчасы...
-
Татарстан синоптиклары һава температурасының күтәрелүен җиткерде
13 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнлә +8..+13, көндез +15..+20 градус, көнбатыш районнарда +24 градуска кадәр җылы булачак. 14 сентябрьдә шулай ук алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнге сәгатьләрдә +9..+14, көндез +19..+24 градус җылы...