13 февраль 2018 яңалыклары
-
Чирмешән табибларына, шәфкать туташларына рәхмәтебез чиксез
Авырый башласак, больницага мөрәҗәгать итәбез яки ашыгыч ярдәм номерын җыябыз. Көнме, төнме, кармы, яңгырмы, алар сырхаулар янына юл ала. "Ашыгыч ярдәм"дә эшләүче персоналга - шәфкать туташларына, табибларга, машина йөртүчеләргә дә хөрмәтем тагын артты, үзем бераз сырхаулагач, диагноз куеп, бик тиз аякка бастырдылар. Рамил Минеголовка, Әнисә Минхәеровага, Лилия Мортазинага, Әнҗе Мотыйгуллинага,...
-
Моникага хуҗа кирәк
Миңа балалар шәһәрдән овчарка көчек баласы алып кайтып биргәннәр иде. Ул хәзер үсте, 2 яшьтән артты. Тик мин генә олыгайдым, аны хәзер карый алмыйм. Овчаркам бик тере, кулга килә торган, акыллы, ветеринар паспорты да бар. Шушы хайванны яхшы, мәрхәмәтле кешегә бирер идем, бушлай. Кирәксенүчеләр, зинһар, миңа шалтыратсыннар иде (3-51-39). Валентина...
-
Чирмешән боксчылары җиңүләр белән кайтты
13,14 яшьлек үсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә бокс буенча узган ярышлардан Ивашкинодан Александр Апалаев үз авырлыгында - беренче, 1нче Чирмешән мәктәбеннән Егор Степанов өченче урын яулап кайттылар. Саша Пермьда узачак ярышларда республика командасы составында да чыгыш ясарга тиеш. Автор фотосы
-
Чирмешәндә җәяүлеләр юлында 17 яшьлек укучы кызны бәрдергәннәр
Юл - транспорт һәлакәте кичке сәгать алтыда Чирмешән лицее янындарак, юл чатында була. 32 яшьлек ир-егет идарә итүче "Фиат Албеа" автомобиле җәяүлеләр юлында 11 класс укучысын бәрдергән. Бәхеткә, кыз бала исән, ләкин тән җәрәхәтләре алган, аны район үзәк больницасына озатканнар. -Машина йөртүче, үзе әйтүенчә, кызны күрмәгән, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең...
-
Чирмешәндә милли проблемалар турында сөйләштеләр
Район үзәк китапханәсендә рус милли - мәдәни берләшмәсе активистлары оештырган "түгәрәк өстәл" әлеге төбәк оешмасының биш еллыгына багышланды. Әлеге чарада башка милләт вәкилләре дә катнашты. Якташларыбыз район халыкларының мәдәниятен саклау, халыкара дуслыкны ныгыту, туган телне саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек, милли бәйрәмнәр турында фикер алыштылар. -Кызганыч, бүген башка милләтләр кебек...
-
Чирмешән район Советының 16 февральдә булачак утырышында ТР Премьер-министры да катнашачак
Район Советы депутатларын муниципаль район Советының утыз икенче утырышына чакыралар. Утырыш 16 февральдә 13 сәгатьтә башланырга тиеш. Район мәдәният йортында үтәчәк бу чарада 2017 елга йомгак ясалачак, 2018 елга бурычлар билгеләнәчәк. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның да катнашуы көтелә. Татар информ фотосы
-
Чирмешән укучылары олимпиадаларда алдынгы урыннар яулыйлар
Алдынгы укучыларыбыз фән буенча республика олимпиадаларында районыбызны таныттылар. Чирмешән лицееның 8 класс укучысы Ләйсән Шарапова (укытучысы - Гөлүсә Закирова) һәм Яңа Элмәле мәктәбенең 10 класс укучысы Светлана Муськина (укытучысы - Татьяна Мельникова) милли мәктәпләрдә укучылар арасында рус теле буенча олимпиаданың республика этабында җиңүче булдылар. Татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле...