12 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кызыл Ярда сигез бала әнисен 90 яшьлеге белән котладылар (+ФОТО)
Кызыл Яр поселогында яшәүче Мөсәвәрә Әбуталиповага 90 яшь тулды. Сигез бала әнисен, 21 онык, 24 оныкчык әбисен котларга балалары, киленнәре, туганнары җыелган иде. Аны күркәм юбилее белән тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев та...
-
Чирмешәндә депутатка рәхмәт белдерделәр
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов декабрь башында, быел соңгы тапкыр Чирмешәндә гражданнарны кабул итте. Депутат безгә кабат 2017 елның февралендә киләчәк. Быел барлыгы 7 кабул итү оештырылып, аңа 72 кеше мөрәҗәгать юллаган. Соңгы кабул итүдә Илгиз Салиховка алты кеше килде. Гадәттә гражданнар депутаттан ярдәм сораса, монысында рәхмәт белдерү...
-
Кара Чишмәдә яшәүче кыз аракы белән агуланган
01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенә бер атнада 33 хәбәр кергән. Шул вакыт эчендә 3 җинаять эше кузгатылган. Казанка авылында полиция хезмәткәрләренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен, Чирмешән кешесенә җавап тотарга туры киләчәк. Саклау кагыйдәләрен...
-
Чирмешән районында аварияләр саны арткан
Соңгы вакытта районда юл - транспорт һәлакәтләре арткан, моңа һава торышы - кар, бозлавык та йогынты ясый. ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, ноябрь аенда район территориясендә - 16, декабрьнең беренче атнасында 4 авария булган. -Кышкы юлларда күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, машинага игътибарны арттырырга кирәк. Төрле һава шартларында идарә итү осталыгыгыздан чыгып,...
-
Әмирдән Латыйп Насыйбуллинның өендә ремонт бара
Әмирдә яшәүче Латыйп абзый Насыйбуллиннның өендә берничә яңа тәрәзә куйдылар, утын ягып җылытучы яңа мич ясап бирделәр, электр уты да керттеләр. Инде өен эчтән һәм тыштан да матурларга керешәләр. 77 яшьлек ялгыз пенсионер хакында күптән түгел генә бер язган идек ("Латыйп абзыйга яңа пич кирәк", 30 ноябрь, 2016нчы ел саны)....