12 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Чирмешән район Советы утырышында бюджетта НДФЛ салымының өстенлеге хакында белдерделәр
Чирмешән муниципаль район Советының чираттагы егерме алтынчы утырышында муниципаль район милкен залогка бирү турында мәсьәлә буенча фикер алышканнан соң, әлегә бу хакта карар кабул итмәскә килештеләр. Аңлашыла, милек мәсьәләсе четерекле, бер биргәнне кире алу шактый кыен. Положение дә кирәк, әмма барысы да төптән уйланылган булсын иде, диделәр депутатлар. 2018нче елга...
-
Чирмешән районында мини-фермалар санын ике елда ике тапкырга диярлек арттырмакчылар
Бүген райондагы 80 мини-фермада 430дан күбрәк савым сыеры асрала. Район җитәкчелеге 2017-2018 елларда мондый хуҗалыклар санын тагын 130га арттыру бурычы куйган. Мини-фермалар төзүче гаиләләргә булышлык йөзеннән, район бюджетыннан быел бушлай 1 миллион 400 мең сумлык 32 мең данә кирпеч блоклар кайтарылган. Мондый ярдәмне алучыларның - Иске Үтәмештән Алсу Изатуллинаның, Иске...
-
Чирмешәндә чөгендер ала башладылар
Районда бөртекле культураларның 25 мең 438 гектарыннан, ягъни барлык мәйданнарның 67 процент өлешеннән уңыш суктырып алынган. Күпчелек хуҗалыкларда сабан бодаен җыясы калган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, ындыр табакларына 72 мең 577 тонна бөртек кайткан (һәр гектардан уртача 28,5 центнер уңыш чыга). Уракка яңгырлар комачаулый башлады....
-
"ХӘНИЯ ФӘРХИ АЛТЫ КЕШЕЛЕК, ГОМУМИ ПАЛАТАДА ЯТТЫ" - ҖЫРЧЫНЫ ЧАЛЛЫДАГЫ ТАНЫШЛАРЫ ИСКӘ АЛА
7 сентябрьдә, Казанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхине 40 ын уздырдылар. "Челнинские известия" газетасы, җырчы белән якыннан таныш булган кешеләрнең Хәния Фәрхи турындагы хатирәләре белән бүлешә. "Хәния кулында гап-гади гармун да искиткеч яңгырый иде" Гөлзада РЗАЕВА, «Энергетик» мәдәният йорты директоры: "Чаллы кешесе Габделхәй Биктаһировкакияүгә чыккач, ул Казаннан Яр...
-
Иртәгә Чирмешән районында “Тоннель“ операциясе узачак
13 сентябрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массалы тикшерү буенча "Тоннель" операциясенә чыгачак. Автоинспекторлар, нигездә, транспортта куркынычсызлык каешларын такмаучыларны ачыкламакчылар. "Тоннель" ике-өч сәгать дәвам итә. Бу вакыт аралыгында билгеле бер юл участогы ябылып, барлык транспорт чаралары тоташ тикшерелә. Мондый операцияләрнең максаты - юлда йөрүчеләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәвен тәэмин итү.
-
Чирмешән районында йөк машинасы ауган
Бүген төнге икеләр тирәсендә, Яңа Чишмә районы ягыннан "Күтәмә борылышы"на җитәрәк, "Вольво" йөк машинасы юл кырыена төшеп ауган. Аның тән җәрәхәтләре алган йөртүчесенә район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәтелә. "Алексеевскдорстрой" юл төзү оешмасына караган йөк машинасының Бәркәтә юлы төзелешенә Яңа Чишмәдән ком төяп кайтуы була. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары әйтүенчә,...
-
Чирмешәндә үзсалым акчаларына яңа күпер төзиләр
Район үзәгендә Зур Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер төзи башладылар. Тимер күпер Береговая һәм Заречная урамнары арасында булачак. Яр кырыйларында терәк баганалар, измә салынып, ясалып бетү хәлендә. Бу тирәдә яшәүчеләр өчен күпернең кирәклеге хакында күптән сөйлибез. -Шуңа күрә әлеге эшкә инде җыелган үзсалым акчаларын кулланырга карар кылынды, 2 миллион...