Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында мини-фермалар санын ике елда ике тапкырга диярлек арттырмакчылар

Бүген райондагы 80 мини-фермада 430дан күбрәк савым сыеры асрала. Район җитәкчелеге 2017-2018 елларда мондый хуҗалыклар санын тагын 130га арттыру бурычы куйган. Мини-фермалар төзүче гаиләләргә булышлык йөзеннән, район бюджетыннан быел бушлай 1 миллион 400 мең сумлык 32 мең данә кирпеч блоклар кайтарылган. Мондый ярдәмне алучыларның - Иске Үтәмештән Алсу Изатуллинаның, Иске...

Бүген райондагы 80 мини-фермада 430дан күбрәк савым сыеры асрала. Район җитәкчелеге 2017-2018 елларда мондый хуҗалыклар санын тагын 130га арттыру бурычы куйган.

Мини-фермалар төзүче гаиләләргә булышлык йөзеннән, район бюджетыннан быел бушлай 1 миллион 400 мең сумлык 32 мең данә кирпеч блоклар кайтарылган. Мондый ярдәмне алучыларның - Иске Үтәмештән Алсу Изатуллинаның, Иске Котыштан Александр Митякинның, Лашманнан Ринат Зыятдиновларның мал тораклары әзер дә. Чирмешәннән Лилия Шәйдуллина, Иске Кадидан Ленар Назыйров, Илназ Мөхетдинов ферма биналарының стеналарын күтәртеп, түбәләрен ябып куйганнар. Иске Котыштан Вячеслав Шохин, Чирмешәннән Сусанна Мөслимова, Югары Кәминкәдән Әнәс Нурмиевлар бу көннәрдә түбә ябу мәшәкатьләрендә. Лагеркадан Федор Павлов мини-фермасының стенасын өйдертә, Лашманнан Хәлил Закиров, Кара Чишмәдән Альберт Ситдыйковлар исә терлек торакларының нигезләрен корырга керештеләр. Шул ук вакытта блокларны алып та, төзелеш эшләрен башламаучылар бар. Андыйлар Чирмешәндә, Мордва Афонькәсендә, Лашманда - өчәр, Утыз Имән авылында ике хуҗалык.

-2017-2018 елларда районда мини-фермалар санын тагын 130га арттыру бурычы куелды. 100е - 8 башка - 200әр мең, 30ы - 5 башка исәпләнгәненә дәүләт 120шәр мең сум күләмендә субсидия белән булыша, район блоклата ярдәм итәчәк, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Мини-ферма төзүгә бирелүче субсидия алу программасына керү өчен, шарт буенча, хуҗалыкның кимендә өч сыеры булырга тиеш, 50 процент күләмендә абзарның төзелгән булуы мөһим, шуны төгәлләү өчен дәүләт 120, яки 200 мең сум бирә. Аннан бер ел эчендә сыерлар санын бишкә, яки сигезгә җиткерергә кирәк. Бу эшкә алынырга теләүчеләр авыл җирлеге Советларына мөрәҗәгать итсен иде.

22 райондашыбыз Башкортостанның Миякә районындагы крестьян-фермер хуҗалыгында таналар карап, алырга дип 25 баш тана тамгалап, килешеп кайтканнар. Монда бер тана уртача 70-72 мең сум тора икән. Сатуда каплатылган, берне бозаулаган таналар тагын бар.

-Моннан 70 мең сумга мал алып кайтсаң, республика бу чыгымның 30 меңен (республикадан читтә алсаң), район 10 мең сумын кире кайтара. Чыгымнарның бер өлешен дәүләт каплагач, 70 меңлек тана сатып алучыга ул 30 мең сумга гына төшә, - ди Әмир Могыйзов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында диярлек арттырмакчылар ел эчендә ике тапкырга минифермалар санын ике