12 июль 2017 яңалыклары
-
Лашманнан Илшат Шәйхетдинов имтиханнарга бүген үк әзерләнә башларга киңәш итә
Чыгарылыш класс укучылары бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булгач җиңел сулап куйды, тик әле алар һаман җиде юл чатында - билгесезлектә. Тагын көтәргә, август башларында гына кемнең-кая урнашуы билгеле була. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары баллар җыйган Лашман урта мәктәбе укучысы Илшат Шәйхетдинов белән элемтәгә кереп, үткән сынаулар, алдагы планнар, һөнәр...
-
Чирмешәнлеләр “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясенә кушылдылар
25 майда старт алган "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе 30 августака кадәр дәвам итә. Әлеге акция барышында элеккеге чыгарылыш класс укучылары үзләре белем алган мәктәпләренә ярдәм итә ала. Үткән ел Бәркәтә, Туймәт, Лашман, Ульяновка мәктәпләренең элеккеге укучылары акциягә актив кушылганнар - үз мәктәпләренә матди булышлык күрсәткәннәр.
-
Элмәледә дә яңгыр ява бит...
"Сөлчә" җәмгыятендә һава торышының көйсезлегенә карамастан, азык әзерләү звенолары эштән туктамый диярлек. Монда планлаганның 132 проценты күләмендә, ягъни 1012 тонна печән әзерләп өлгерделәр. Яңа һәм Иске Элмәле фермаларындагы малларга 1321 тонна сенаж да салынган (тиешленең 41 проценты). -Былтыр салынган өч баз ярым сенажыбыз да яхшы кышлады, - ди "Сөлчә" җитәкчесе...
-
Чирмешәндә тагын бер светофор куйдылар
Район үзәгенең Дзержинский урамыннан күпер аша Амур ягына чыга торган юл чатында өч төстә янучы светофор урнаштырдылар. Бер-ике атна эчендә аны эшләтеп тә җибәрәчәкләр. -Моннан машиналар күп йөри, вак-төяк аварияләр дә еш була, шунлыктан светофор бик кирәк иде. Аны монтажлап куйдылар, хәзер бераз "кәгазь эше" генә калды, тиздән җиһазны кабызачакбыз,...
-
“Серендеев Н.И.” хуҗалыгында уракка әзерләнәләр
Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында уракта бер бөртек комбайнына уртача өлешенә 400 гектардан артык иген мәйданнары туры киләчәк. Хуҗалыкта 1300 гектардан уңыш суктырып аласы бар. Александр Иванов, Алексей Антонов, Александр Еферовларның комбайнчы буларак урып-җыю эшләрендә беренче ел гына катнашулары түгел. Бу көннәрдә алар үз техникаларын уракка әзерләүне төгәлли дә. -Безнең...
-
Якты Тау бәйрәм уздыра
Биредә 15 июль көнне "Авыл көне" оештыралар. Бәйрәм 18 сәгатьтә башланырга тиеш. Әүвәл сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл ачылачак. Клуб янында узачак бәйрәмгә артистлар да чакырулы. Сабантуйдагы кебек, төрле уеннар, бүләкләр дә булачак.