12 май 2018 яңалыклары
-
Лашман җирлеге башлыгы ял паркы турында хыяллана
Шушы көннәрдә Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Габбас улы Фәттахов “Татарстан Республикасындагы җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен“ медале белән бүләкләнде. Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешен шулай бәяләделәр. Моңа лаек, орден да бирерлек җитәкче ул.
-
Чирмешән районында быел 1 миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарылачак
2018 елда районда төрле программалар буенча 1 миллиард сумга якын бәягә төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Моңа торак, социаль объектлар: мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, мәктәпләр, су линияләре төзү һәм аларга капиталь ремонт үткәрү, юллар ремонты керә.
-
Кычыткан ашы
Ингредиентлар 250 г Сөякле ит 150 г Кычыткан 20 г Кишер 20 г Башлы суган 100 г Бәрәңге 1 шт Йомырка 10 г Сары май 20 г Каймак Тоз Борыч
-
Илдар Кыямов яңа китабын чирмешәнлеләргә дә тәкъдим итте
Якташыбыз, “Татарстан – Яңа Гасыр” каналы дикторы, алып баручы, җырчы, журналист Илдар Кыямов район мәдәният йортында “Кара Чишмә карьясы” исемле китабын тәкъдим итте.
-
Әмирдә тавис кошы да бар
Әлеге тависка-павлинга Бадаевларның йорт каршында урын тапканнар. Ул Байкал урамына ямь биреп тора.