Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында быел 1 миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарылачак

2018 елда районда төрле программалар буенча 1 миллиард сумга якын бәягә төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Моңа торак, социаль объектлар: мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, мәктәпләр, су линияләре төзү һәм аларга капиталь ремонт үткәрү, юллар ремонты керә.

-Барлык программалар буенча финанслау күләме билгеле дияргә була, подрядчылар да мәгълүм, кайбер эшләр узган елны ук башланды, -ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Кәримов.

Казанка авылы укучылары яңа уку елын яңа бинада башлап җибәрәчәкләр. Биредә спорт залы белән 15 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелде. Быел республика программасы нигезендә нәкъ шундый ук проект буенча Сосновкада да уку йорты төзергә планлаштыралар. Төзелешкә 27 миллион сумга якын акча тотылачак.

Кадетлар мәктәп-интернатына да төзүчеләр киләчәк. Монда спорт залы һәм ашханә урнашкан аерым уку корпусы төзү каралган. Бу эшкә 60 миллион сум бирелә. Яңа Элмәле авылында республика программасы кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү күздә тотыла. Күтәмәдә универсаль спорт мәйданчыгы төзүгә 3 миллион сумга якын акча тотылачак. Агымдагы елда район үзәгендәге универсаль спорт залы да файдалануга тапшырылырга тиеш, монда эшләрнең 80 проценты башкарылган да. Республика программасы буенча төзелүче бу спорт объектына 103 миллион сум акча каралган.

Район үзәгендә Сабантуйлар уза торган стадионда чаңгы базасы барлыкка киләчәк. 7 миллион сумлык модульле база мебель һәм җиһазлар белән бергә кайтырга тиеш.

Быел районның төрле авылларында республика программасы буенча һәм дәүләт торак фонды аша арендага бирелә торган 35 аерым йорт төзелергә тиеш. Бүген бу объектларда төзелеш башланган да. Чирмешәндә аренда шартларында 16 квартиралы йорт та төзергә ниятлиләр.

-Болардан тыш, биналарны төзекләндерүгә дә байтак акча каралган, - ди Илдус Исмәгыйль улы. – Әйтик, район үзәк больницасы поликлиникасында 67 миллион сумга капиталь ремонт үткәрүкүздә тотыла. Монда төзүчеләр үткән елны ук эшли башладылар. Ивашкино һәм Түбән Чегодайда авыл мәдәният йортлары, Лашман балалар бакчасы да агымдагы елда яңа төс алачак. Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, ветеринария берләшмәсенең административ биналары да капиталь ремонт планына кертелде.

“Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүчеләргә уңайлыклар тудырганнар. Биредә биналарны җылытканнар, су һәм канализация челтәрләре үткәргәннәр, хәтта душ бүлмәләре дә ясаганнар.

Быел Җиңү паркында да реконструкция – төзекләндерү эшләре башланачак. Бу объектка республика бюджетыннан 9 миллион сум акча бирелә.

Халыкны чиста су белән тәэмин итүне яхшырту юнәлешендә дә быел эш дәвам итәчәк. Түбән Чегодай, Күтәмә, Сосновка һәм Чирмешән авылларында бу өлкәдә билгеле күләмдә эш башкарырга план бар. Шулай ук 11 километр арада, төрле участокларда, юл ремонты да каралган.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән