12 май 2016 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләргә бушлай үсентеләр бирәләр
Соңгы елларда илдә урман утырту көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ул 14 майга билгеләнгән. Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы 2016 елны урманнарны яңарту елы дип игълан итте. Урман утырту акциясе кысаларында скверлар, парклар, аллеяларда үсентеләр, агачлар утыртыла, торак пунктларда яшелләндерү эшләре үткәрелә, ял урыннары, чишмәләр төзекләндерелә, тирә-юньдәге чүп-чар җыела, тәртип...
-
Чирмешән районы Сабантуйга әзерләнә
Чирмешән районы авыл җирлекләре әлеге бәйрәмгә хәстәрләнү мәшәкатьләрендә, артистларыбыз җыр-биюләрен шомарта, спортчылар, кем әйтмешли, мускул ныгыта, кибетчеләр үтемле товар барлый. Кыскасы, бәйрәмнең эчендә кайнаучыларга эш җитәрлек. Ә халыкта Сабан туйлары үткәрү буенча нинди тәкъдимнәр бар? Без бу уңайдан кайбер райондашларыбызның фикерләрен белешеп алдык. Рафаэль Хөснуллин (Югары Кәминкә): - Мин яшь...
-
Чирмешәндә шомыртлар чәчәк атты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Шешминкага кайтып урнашкан гаиләгә ярдәм кирәк
Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия ашыгыч төстә киңәшмәгә җыелды. Бу утырышта Әлмәт районыннан Шешминкага кайтып урнашкан яшь балалы гаиләгә кичекмәстән ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр. Шешминка авылына май башында килгән бу гаилә бер йортта вакытлыча яши башлый, 7 айлык балалары да бар. Өйдәге яшәү шартлары, барыннан...
-
Чирмешән районы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә тикшерүләр үткәрелде
Районда террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында эшче төркем оештырылып, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә махсус тикшерүләр үткәрелде. -Гомумән алганда, тикшерелгән мәктәпләрдә террорчылык һәм экстремизмны кисәтү мәсәләсенә зур игътибар бирелә, - ди террорчылыкка каршы район комиссиясе сәркәтибе Рәсим Шәрифуллин. - Мәгариф учреждениеләре видеокүзәтү белән тәэмин ителгән, янгын чыгуны хәбәр итүче автомат...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Нариман парадта катнашты Якташыбыз, Иске Үтәмеш егете (әнисе шул авылдан) Нариман Сваровский Мәскәүдә быел узган Җиңү парадында, Рязань һава-десант гаскәрләре училищесы хәрбиләре составында, сафларга басып узган. Балалар азрак туган Район ЗАГС бүлеге агымдагы елның апрелендә дөньяга килгән 13 баланың әти-әнисенә туу турында таныклык тапшырган. Ел башыннан районда 42, ягъни үткән...