12 апрель 2018 яңалыклары
-
Татарстан урманнарында санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар үткәрелә
Республикада 100дән артык патруль бригадасы урманнарны тәртипкә китерү белән мәшгуль.
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО“ уңганы Фазыйл Галимов киңәшләшеп эшли
Ә сез Фазыйл Галимовны беләсезме?! Юк, ул җитәкче дә, сәхнәдә еш чыгыш ясый торган артист та түгел, шулай да аны районда күпләр таный икән. Кемнән сорасаң да: “Искиткеч тыйнак, тәртипле, акыллы кеше”, - диләр. Җитәкчесе, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров аны аеруча мактады.
-
90 яшьлек Лагеркалы якташыбыз үз көнен үзе күреп яши
Лагерка авылында туып-үскән Лидия Маркутова дистә еллар кече ватаныннан читтә – Төрекмәнстанда яшәгән. 90нчы еллар башында ул гаиләсе белән туган авылына кайта, күптән түгел бу якташыбызга 90 яшь тулды.
-
Чирмешәндә яшүсмерләр иминлегенә кагылышлы чаралар узды
Беренче апрельдән унына кадәр “Россия балалары – 2018” (“Дети России – 2018”) оператив-профилактик операциясе узды. Районыбызда әлеге чарада хокук саклау органнары һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашты.
-
Чирмешән елгасында су 1 метрга күтәрелгән
Соңгы берничә тәүлектә - көндез дә, төнлә дә плюслы температура булганлыктан кырлардан кар сулары күп күп төшкән. Райондагы Чирмешән, Шушма елгалары уртача 1 метрга күтәрелде, дип искәртә районның МЧС белгечләре/
-
Чирмешән егете Радик Казанда дәвалана
9 апрель көнне Чирмешән юлында авариягә юлыккан Чирмешән егете Радик Закиров Казанда республика клиник хастаханәсендә дәвалана.
-
Яңа Чишмәдәге авариядә бер кеше үлгән
Әлеге фаҗига кичә Зирекле авылында булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.