12 апрель 2016 яңалыклары
-
Түбән Каманың 21 яшьлек егетен гомерлеккә утырттылар
Татарстанның Югары суды Түбән Каманың 21 яшьлек егете - Шәүкәт Миндияровны гаепле дип тапты. Чаллы шәһәрендә кылган җинаяте - өч кешене үтергәне өчен ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Үз җәза срогын егет кырыс режимлы колониядә уздырачак. Әлеге җинаять узган елның 22 июль төнендә кылынган иде. Миндияров бер фатирга балконның ачык...
-
Чирмешәндә язгы кыр эшләренә керештеләр
"Чирмешән АГРО" җәмгыяте, районда иң беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә кереште. Тәүге көнне үк 120 гектарда уҗымнарга керткән ашламаның яңгырларга эләгеп изрәве бик яхшы. -Соңгы берничә ел белән чагыштырганда, җирләр тигез, тиз өлгерде. Туфрак йомшак та. Әгәр атна ахырына кадәр шундый һава торышы торса, чөгендер, солы, арпа чәчәргә дә тотынмакчыбыз,...
-
Утыз Имән урамнары чәчәкләргә күмелә
Никадәр генә чүпләмәскә тырышсаң да, кар эрү белән аннан-моннан чүп-чар баш калкыта башлый. Тик үз-үзен хөрмәт иткән кеше урамга, теләсә кая чүп ташлап калдырмый дип уйлыйм. Чүпләмәгән җир чиста була, дигән әйтем бик дөрес ул. Яз җитү белән урамыбызны җыештырып алабыз, тирә-күршеләр дә - чиста, уңган кешеләр. Кайсы йортта нинди...
-
Сан алучыларга халык белән уртак тел табу кирәк
Быел Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәреләчәк. Ул ун елга бер тапкыр үткәрелә. Әлеге чарага әзерлек эшләре башланды да инде. Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда 2010нче елны узган иде. Анда Иске Кадидан Асия Мостафина да катнашкан. -Исәп алучылар өчен әүвәл махсус укулар оештырдылар. Безнең Иске Кади авыл җирлегендә ике исәпкә...
-
Рудник хуторы кайда булган?
Узган гасырның 20 нче елларында районда кечерәк поселоклар оештырганнар. Бу ерактагы кырларны эшкәртү өчен уйлап эшләнгәндер инде. Без Липки (Чирмешәннән Тимәш уңаендарак), Труд ("Чирмешән АГРО"ның җәйге лагерна җитәрәк), Свобода (Казанкага барганда сул якта), Искра (Казанкадан арырак), Сотников хуторы (хәзерге пионер лагеры тирәсендә) шундый торак пунктлар булуын ишетеп беләбез. Ул авыллар...