Узган гасырның 20 нче елларында районда кечерәк поселоклар оештырганнар.
Бу ерактагы кырларны эшкәртү өчен уйлап эшләнгәндер инде. Без Липки (Чирмешәннән Тимәш уңаендарак), Труд ("Чирмешән АГРО"ның җәйге лагерна җитәрәк), Свобода (Казанкага барганда сул якта), Искра (Казанкадан арырак), Сотников хуторы (хәзерге пионер лагеры тирәсендә) шундый торак пунктлар булуын ишетеп беләбез. Ул авыллар...
Узган гасырның 20 нче елларында районда кечерәк поселоклар оештырганнар.
Бу ерактагы кырларны эшкәртү өчен уйлап эшләнгәндер инде. Без Липки (Чирмешәннән Тимәш уңаендарак), Труд ("Чирмешән АГРО"ның җәйге лагерна җитәрәк), Свобода (Казанкага барганда сул якта), Искра (Казанкадан арырак), Сотников хуторы (хәзерге пионер лагеры тирәсендә) шундый торак пунктлар булуын ишетеп беләбез. Ул авыллар таралып, хәзер алар урынында зиратлары гына калды.
Титов поселогын мин дә хәтерлим. Аны безнең авыл халкы Рудник, Клиф та дип атап йөртте. Авыл Чирмешәннән Әмир уңаена барганда уң якта, Кармалка урманының көньягында урнашкан иде. Элегрәк Клиф зираты яныннан юл уза иде. "Красный Октябрь" колхозы "исән" вакытта шул зират тирәсендә печән, салам кибәннәре куйганнары хәтердә. Олылар ул урыннарны беләләрдер әле. Хәзер анда эз дә юк. Зират кырыенда Эккер бабай күмелгән, немец милләтеннән диләр, аның каберен элегрәк чистартып киткәннәрен күргәнем бар. Мин үзем җәйләрен ул якларда печән чабам.
Әйтәсе килгәнем шул, мондагы зират тирәсен тотып алып булмыймы икән? Титовта туып-үскән, яки читтә яшәгән авылдашлар, яки аларның балалары, оныклары моны эшләсә, мәрхүмнәрнең рухлары шат булыр иде. Анда кемнеңдер әти-әниләре, туганнары җирләнгәндер бит. Изге урын тотып алынган булса яхшы инде ул.
Озакламый өмәләр башлана. Христианнарның "Родительский день" дигән бәйрәмнәре җитә. Башка авылларда зиратларын ялт иттереп куялар бит. Быел бәлки, мондагы каберлеккә дә кеше кулы тияр. Чирмешәндәге чиркәүләр, авыл җирлеге җитәкчеләре дә бу эштән читтә калмастыр. Әгәр зиратның урынын белмиләр икән, миңа мөрәҗәгать итсеннәр. Хәер, Чирмешәндә ул авылда туган, яшәгән апа, абыйлар да исән булырга тиештер.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Әнә Свобода поселогы таралса да, зиратлары тимер койма белән тотып алынган. Сотников хуторының каберлек тирәсе дә төзек.
Миндар Борһанов.
Лашман авылы.
Редакциядән. Миндар абыйның хаты уңаеннан Титов (Рудник) поселогының тарихы безне дә кызыксындырды. Бу авылда туып-үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче Александра Пестова менә нәрсәләр сөйләде:
-Минем кыз фамилиям Титова. 1934 елда шушы авылда дөньяга килгәнмен, паспортымда да "Рудник авылында туган" дип язылган. Поселок ник алай аталгандыр, белмим. Титов поселогы дип йөртү әйләнешкә соңрак керде әле ул. Клиф дигәннәрен ишеткәнем булмады.
Искиткеч матур авыл иде ул: яшеллек, тирә-якта гел урман. Халык эчәргә суны өч коедан ала иде. Алар бик тирән кебек, истә калган. Сулары бик аста булган, күрәмсең. Тар гына инеш тә бар иде, хәзер ул кипкән инде.
Безне шундагы башлангыч мәктәптә Дмитрий Константинович Козлов укытты. Аннан ул Шешминкада яшәде дип беләм. Авылда телефон да, электр да юк, ә кибет бар иде. Сотников хуторына, урман аша кино карарга йөргәнебез истә.
Мин белгәндә монда көнчыгыштан көнбатышка таба ике урам булып, берсендә - 11, икенчесендә 4 йорт иде. Рудникта чама белән 50-60 кеше яшәгәндер. Сугышка киткәннәрнең күбесе үлеп калды, өч кешенең генә кайтканын хәтерлим.
Халык "Рудник" колхозында эшләде. Абзарларында сыер, дуңгыз, сарыклар күп асрадылар. Безнең бакчабыз бик зур, 42 сутыйлы иде. Аны көрәк белән казып, бәрәңге, бодай, тары чәчтек. Кыяр, помидор, суган да үстерә идек. Өстәлдә исә төп ризык - бәрәңге. Аны метрга метр, сирәк ясап утырталар. Бер төптән берәр чиләк уңыш чыга иде.
Бәрәңге дигәннән, берсендә апа белән, ул миннән дүрт яшькә олырак, мәктәпкә дә кермәгән идем бугай, икәү Елховой базарына киттек. Күмәчләр пешереп, әни аларны шунда сата иде. Орлыкка дип, ул базарда өч пот бәрәңге сөйләшкән: шуны алырга баруыбыз. Җәяү Кара Чишмәгә кадәр барып җиттек, кич җитте. Авыл кырыендагы кечкенә генә ызбага кердек, анда карт белән карчык яшиләр иде. Әби русча белми, бабай яхшы сөйләшә иде. Зур самавыр куеп, өстәлгә май белән ипи чыгардылар. Кунарга калдырдылар. "Безнең хуҗалар сезгә йокларга ирек бирмәсләр инде", - диештеләр - кандалалары бар икән. Шунда кундык. Рәхмәт, әби белән бабай иртә белән уятып, чәй эчереп озаттылыр үзебезне, бернәрса алмадылар. Бездә дә бирергә берни дә булмагандыр инде. Тормышта яхшы кешеләр гел шулай очрап торды. Бервакыт, һаман шул апа да мин, әнигә ияреп, урманга ат белән, утын җыярга киттек. Без ярдәмчеләр, янәсе. Шунда лесник очрап, безнең нужаланганны карап-карап торды да, түзмичә, булышып, йөкне бәйләшеп, озатып җибәрде. Кармалкадан иде ул абый.
Без дүрт бала идек. Әти балта остасы иде, сугыштан исән кайтты. Мин 1955 елда шуннан Чирмешәнгә кияүгә чыктым. Тәгаен генә әйтә алмыйм, 50 нче еллар ахыры, 60 еллар башы булдымы икән, халык өйләрен сүтеп, Чирмешәнгә күченде. Мордвалар мордва очында төпләнделәр.
Авылны еш искә алам. Җиләккә барганда зиратка кереп чыгабыз, Анда бабай каберенә кырыгынчы елда куелган тәре әле дә басып тора.
Сотников хуторының фоторәсемнәре дә сакланган
Материалны Марат ГОМӘРОВ әзерләде.
Фотоларны И.Суворова тәкъдим итте.
Нет комментариев