12 март 2013 яңалыклары
-
Ашыккан – ашка пешкән
2013нче елның үткән ике аенда район территориясендә булган ике авариядә өч кеше, шул исәптән бер бала да, яраланган (үткән елны шул чорда юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән). Аварияләрнең төп сәбәбе - тизлек режимын һәм юл чатын узу кагыйдәләрен бозу. Ике айда материаль зыян китергән 28 авария булган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 854...
-
Хайваннар тешләсә - больницага барыгыз
2012 елда районда хайваннардан зыян күргән 85 кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән. Әлеге очракларның 52сендә кешеләрне - хуҗалы, 20сендә- кыргый этләр, 9 тапкыр- авыл хуҗалыгы хайваннары (ат, дуңгыз), 4 тапкыр мәчеләр тешләгән,җәрәхәтләгән. Агымдагы елда да инде 9 кеше хайваннардан зыян күргән, шул исәптән төлкеләр һөҗүм иткән 4 кеше район...
-
Тамырлары нык
Инде шактый тамыр җәйгән коррупцияне, ришвәтчелекне тиз генә бетереп булмый, әмма бу золымны кисәтергә мөмкин, кирәк тә. Коррупциягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында да бу хакта җитди сөйләштеләр. Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин утырышта, районда коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы башкарылган чаралар хакында хисап тотты. Комиссия...
-
Тәмлене сыерлар да ярата
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең "Туймәт" бүлекчәсе бүген көненә уртача 1500 килограммлап сөт сата. Былтыр шул чорда бу күрсәткеч 700-800 килограмм чамасы гына булган. "Узган җәйдә печән һәм сенажны вакытында, үләннәрнең витаминнарга бай чорында әзерләп калдык. Сыйфатлы азык булгач, сыерлар да сөтле",- ди хуҗалык җитәкчесе Мигъдәт Кәримов. Быел таналардан яңа төркем җыйган...
-
Казахстан делегациясе Казанга Чирмешән аша барды
Татарстан Республикасында эшлекле сәфәр белән Казахстан делигациясе булып китте. Самара өлкәсе ягыннан килгән кунакларны Чирмешән чигендә район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин каршы алды. Көнбатыш Казахстан өлкәсенең акимы (башлыгы) Нурлан Ногаев җитәкчелегендәге 42 кешелек делегация, бик кыска вакытта гына булса да, Чирмешән, "Юбилейный" боз сарае белән дә таныштылар. Казахстан вәкилләре бездән соң...