12 февраль 2018 яңалыклары
-
Ан-148 самолетында һәлак булучы татарстанлы — Казан шәһәре журналисты
Ан-148 самолетында Татарстан кешесе һәлак булды дип хәбәр иткән идек. Аның кем булуы ачыкланды. Соңгы мәгълүматларга караганда, сүз казанлы 32 яшьлек Екатерина Насырова турында бара. Екатерина Насырова озак вакыт «ТН-Казан» ҖЧО («Теленеделя» журналы) бүлеге директоры булып эшләгән иде. //Бизнес-Онлайн// Фото «Бизнес-Онлайн» сайтыннан алынды. tatar-today.ru фотосы
-
Югары Кармалка кешесе трактор куып киткән
01 Узган атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәде. Янгын-коткару хезмәте белгечләренә 7 февральдә Югары Кармалкада булган юл-транспорт һәлакәтенә барырга туры килә, анда тракторчы зыян күргән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 24 хәбәр алынган, 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Берсендә имгәнүче бар, калганнары -...
-
Чирмешәндә яшь талантларны барладылар, “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең район турын йомгакладылар
Балалар сәнгать мәктәбендә "Йолдызлык - Созвездие" республика фестиваленең район туры җиңүчеләре катнашында гала - концертта һәм лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасында йөзләгән бала, тамашачылар да катнашты. Гомумән, бәйгенең авылларда узган беренче сайлап алу турында барлыгы 600дән күбрәк бала чыгыш ясаган, 450 концерт номеры тәкъдим ителгән. Аларның 50сен тамашачылар гала-концертта күрә алдылар....
-
Чирмешәндә "Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ 2нче өлеше)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешәнлеләр депутатлардан акчалы эш табуда да ярдәм сорыйлар
Ел башлану белән халыкның ышанычлылары - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов гражданнарны кабул итә башладылар. Чирмешәндә узган кабул итүләр кысаларында, Айрат Хәйруллиннан Шешминкада үзгәртеп корылучы чиркәүгә, Әккәрәйдәге туганнар каберлеге ремонтына, Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортына музыкаль җиһаз һәм сәхнә костюмнары...
-
Чирмешәндә "Татарстан чаңгы юлы - 2018" ярышлары узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешәндә "Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ 1нче өлеше)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде
2018 елда җылыту системасын индивидуаль котелларга күчерү программасына республикада 162 миллион сум акча бүленәчәк. (Казань, 6 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. 2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 мең объект индивидуаль...
-
Чирмешәндәге стадионда чаңгычылар җырлый-җырлый ярыштылар
Район үзәгендәге "Сабантуй" стадионында узган "Татарстан чаңгы юлы-2018" спорт ярышлары чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Спортчыларны кыр кухнясында кайнатылган кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар, дистанциягә китүчеләрне җырлар белән озатып калдылар. Көне дә шәп булды бит: кояшлы, тыныч иде. Шулай да стадионга җыелган спортчыларның төп максаты - финишка беренче...