12 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Татарстан Татфондбанкны капиталлаштырып бетерүдә катнашырга мөмкин
Банкны санацияләү турында карар кабул ителгән очракта республика Хөкүмәте әлеге банкны юлга салуда финанс ярдәме күрсәтергә әзер. (Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Хөкүмәте, санатор (банк учреждениесенең функциональлеген торгызу өчен җаваплы) табылса, Татфондбанкны капиталлаштырып бетерүдә катнашырга мөмкин. Бу хакта республика Президентына сылтама белән "Прайм" икътисади мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә....
-
“Казан” пылавы
Дөгене чистартып берничә кат кайнар су белән юалар да, пешәр-пешмәс итеп кайнатып алалар. Артык тирән булмаган казанда май эретәләр, шунда вак шакмаклап тураган пешкән ит, аның өстенә түгәрәкләп тураган кишер һәм суган салалар. Шулар өстенә пешәр-пешмәс дөгене салып, бераз шулпа өстәп, савытны каплап, болгатмыйча гына сүрән утта 1-1,5сәгать пешерәләр. Әзер...
-
Чирмешәндә курсантлар белән очрашу булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Чирмешәндә бер дистә йомыркага – бер рулон обой
"Ленин юлында" ("Безнең Чирмешән") район газетасы төрле елларда менә ниләр язган? Иске Котыш урта мәктәбе тимурчылары инвалидларга һәм олы яшьтәгеләргә зур ярдәм күрсәтәләр. Пионер Таня Ашаткина белән Оля Куркина аеруча тырышалар, ярдәмчесез калган картларга дәресләрдән соң су китерәләр, өй эшләрендә булышалар. Рәхмәт тимурчыларга! 25 февраль, 1977 ел. "Шушма" колхозында берничә...
-
Лашманда колбаса цехы да булачак
Лашманда булачак мал сую пункты төзелешендә эш җанланды. Аның мәшәкатьләре артыннан йөрүче "Чирмешән" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Альфрит Хәйрисламов төзелеш өчен 10 миллион 743 мең сум күләмендә грант откан. Әлеге цехны быел ук, май аенда эшләтеп җибәрмәкчеләр. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бирелгән шушы акчага цех бинасын...
-
Чирмешән районында быел тәүге сабый Гафиевлар гаиләсендә туды
Районда 2017 елның беренче сабые 1 гыйнварда Түбән Кәминкә авылында Гафиевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Кәрим Илнур һәм Ләйсәннең икенче уллары, тиздән 4 яшен тутыручы Ислам да абый булган. Чирмешәнгә әбисе Розалия һәм бабасы - Әсхәт Рәсүловларга кунакка килгән Гафиевларны бу шатлыклы вакыйга белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм район...