11 август 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә ятим балаларга тагын өч йорт төзеп бирделәр
Чирмешәндә берьюлы өч ятим балага яңа йортлардан ачкычлар бирделәр. Район үзәгенең Амур ягында, Җиңүнең 70 еллыгы урамында бу җыйнак, тактадан эшләнеп, сайдинг белән тышланган, җылытылган, субайларга утыртылган йортларда бүген үк кереп торырлык: газ, су, электр, канализация, бакча участогы - бар да бар. Йортлар янәшәсендә кирәк-ярак куярга сарайлар да ясалган, профнастилдан...
-
Зиратны тәртипкә китерү планга кергән
Киләсе елда туймәтлеләр зиратны тәртипкә китерергә ниятләп торалар. Мондагы картайган агачларны кисү, коймаларны төзәтү, буяу һәм зур капка янында машиналар туктау урынына таш түшәү планлаштырыла. Тукталыш өчен колхоз идарәсенең элеккеге бинасы торган мәйдан агачлардан чистартылган да. Бу максатларга 2018 елда җыелачак үзсалым акчасының төп өлешен тотарга уйлап торалар.
-
Чирмешәндә - яшьләр дискотекасы
Бүген, 11 августта, Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкта бәйрәм оештырыла. Кичке сәгать 7дә башланачак күңел ачу чарасында үзебезнең артистлар: Ләйсән Галләмова, Рузилә Булатова, Айнур Галләмов, Альмир Җораев, Айнур Заһитов һәм башка биюче, җырчыларыбыз чыгыш ясаячак. Әүвәл концерт, аннан - дискотека. Килегез, күрегез, күңел ачыгыз!
-
Кара Чишмәдә йорт тирәләрен чәчәкләр бизи (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Әккәрәй авылы кешесе - үз авылының патриоты
Хезмәт ветераны Владимир Пантелеевич Трофимовны районда күпләр белә. Ул күп еллар Фрунзе исемендәге колхоз рәисе һәм районның җир хезмәте җитәкчесе булып эшләде. Әтисе Пантелей Иванович сугышның башыннан алып 1945 елгы япон кампаниясенә чаклы үткән фронтавик, өлкән лейтенант. Сугыштан трофей - немец мотоциклы алып кайта. Башта ветврач булып эшли, аннан колхоз...
-
Яңа Котышта трактор янган
Яңа Котыш авылы янындагы кырда К-700 тракторы янган. Бу хакта янгын сүндерүчеләргә кичә иртәнге якта хәбәр иткәннәр. -Тракторчысы сөйләве буенча, җир эшкәрткән вакытта трактор кабинасы астыннан әүвәл пар, аннан ут чыга. Бермәл югалып калса да, ул олы юлга чыгып, узып баручылар ярдәме белән, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Янгын сүндерүчеләр Ульяновкадан килеп...
-
Кара Чишмәдә яшәүче Шәйхетдиновларда көн дә бәйрәм кебек
Алар бөтен эшне бергәләп башкара. Бүген дә өй тирәләрен җыйнау матурлыйлар. Шәйхетдиновларда, гомумән, шөгыльсез тормыйлар кебек. Мондагы идеаль дип әйтерлек чисталык, пөхтәлек тә шуны дәлилли. Алты кешелек гаилә - Кара Чишмәдә иң үрнәкләрнең берсе. Инде 43 ел бергә гомер итүче Җәүдәт абый һәм Каинә апа уллары Марсель, киленнәре Алсу, оныклары...