10 апрель 2018 яңалыклары
-
Чирмешән халык театры Казанда чыгыш ясаячак
Госман абый Мортазин 1972 елда Чирмешәндә театр төркеме оештыра, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче бу коллективка 1974 елда халык театры исеме бирелә.
-
Минсәгыйть Шакиров Чирмешәндә малайларны һәм кызларны бассейнда йөздереп ярыштырды
Лашман урта мәктәбе бассейнында узган йөзү буенча районара ярышларда төп кубок Җәлил поселогына китте.
-
Саклыкны бетереп безне ятим иттеләр
Туган авылыбыз Саклыкка узган гасырның 1926-1928 елларында нигез салына. Утызлап гаилә Кармыш авылыннан килеп, Күтәмә суының (безнеңчә Иван суы) Шушмага кушылган җиренә, табигатьнең гүзәл почмагында төпләнәләр.
-
Чирмешән юлында авариядә зыян күргән машина йөртүчене Казанга озаталар
9 апрель көнне Акъяр-Чирмешән – Шентала - юлында, Чирмешән белән Кармалка борылышы арасында, булган юл- транспорт һәлакәтендә Чирмешәндә яшәүче 1988нче елгы Радик Закиров авыр тән җәрәхәтләре алган.
-
Мөзәянә әби йөзгә җитә алмады
Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Мөзәянә әби Сабирова вафат булды. Аңа быел, май аенда 100 яшь туласы иде.