Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саклыкны бетереп безне ятим иттеләр

Туган авылыбыз Саклыкка узган гасырның 1926-1928 елларында нигез салына. Утызлап гаилә Кармыш авылыннан килеп, Күтәмә суының (безнеңчә Иван суы) Шушмага кушылган җиренә, табигатьнең гүзәл почмагында төпләнәләр.

Кешеләрне яшәгән җирләреннән, туган нигезләреннән кубарып, яңа авыл төзергә кем, нәрсә мәҗбүр иткән? Анысын тарихчыларга калдырыйк. Саклык авылына бабайларыбыз гаҗәеп матур урынны сайлаганнар. Күтәмә суының Шушмага кушылган урыны ярымутрау формасында. Шушма аръягында чиксез әрәмәләр, болыннар, күлләр, тау тезмәләре сузылып киткән. Яз җиткәч, әрәмәләр шау чәчәккә күмелә. Ландыш чәчәге - безнең якларда "Соңгы кыңгырау" чәчәге - аның символы кебек иде. Җәй көне, җиләкләр өлгергәч, бөтен тирә-як авыллар монда җиләк җыярга киләләр иде.

Шулай матур гына яшәп торганда, гүзәл табигать кочагына сыенып утырган авылыбыз кемнеңдер тамагына кылчык булып кадалды бугай, авылыбыз кирәксезгә әйләнде. Башта “Саклык“ колхозын бетереп, Кармышка куштылар. Ферманы алдылар, халык эшсез калды. Мәктәпне, клубны яптылар. Беренче класс балалары җиде километр ераклыктагы Кармыш авылына йөреп укырга мәҗбүр булдылар. Бусы инде авылны тарату “планының“ соңгы этабы иде. Кармыш мәктәбе укытучыларына, интернаттагы тәрбиячеләргә, аш пешерүче Сара апага рәхмәт инде, алар безне укыттылар, ашаттылар, тәрбияләделәр.

1977-1978 еллар арасында, бер ел эчендә, Саклык тәмам таралып юкка чыкты. Кешеләре төрле төбәкләргә күчеп киттеләр. Шул көннән башлап, без оясыннан егылып төшкән кош балалары кебек оясыз, авылсыз калдык. 1977Елда гаиләбез Әлмәт якларына күчеп китте. Юлга чыгып киткәч тә, күздән югалганчы, борылып-борылып авылыбызны, ятимләнеп, бушап калган өебезне карап бардым. Мин, балалыктан чыгып җитмәгән үсмер малай, бөтенләйгә китүемне аңладым. Күңелдә авыр тойгы,кемгәдер үпкә катыш рәнҗү хисләре. Бу вакыйгаларга күпме еллар үтсә дә, ул әле һаман яңа, бүгенгедәй кебек. Туган авылны, туган нигезне мәҗбүри ташлап китү - ул безнең күңелләребездә, йөрәкләребездә җуелмас яра булып уелып калды.

Төрле якларга сибелеп, таралып яшәүче авылдашларыбыз, авылыбызны сагынып, юксынып яшибез. Ул сагынуны тел белән әйтеп, сүзләр белән аңлатып булмый. Ул эчтән кайнап, ургылып чыга, кайнар яшьләр булып керфекләрдән тама.

Бер сорау һаман җанга тынгы бирми: нишләп болай булды соң? Нигә безнең авыл юк? Совет түрәләренең экспериментымы, бюрократларның ваемсызлыгымы сәбәпче моңа? Безнең бәләкәй генә авылыбызның Татарстаныбыз җирендә, табигатьнең матур кочагында яшәргә хакы юк иде мени? Каршы тауның түбәсенә менеп кычкырасы килә: "Әй язмыш, әллә соң син язылдыңмы ялгыш?! "Раббыбыз Аллаһ язмышларга буйсынып, сабыр итеп яшәргә кушкан. Әйтәсе сүзләр ачылган авызда эленеп калалар, кире китеп тамакка төер булып тыгылалар.

Быел, 2018 елда авылыбызның оешканына туксан ел була, тузылганына да кырык ел гомер узган. Авылыбыз юк, ә зираты бар. Кычыткан белән әрем үсеп утырса да, нигезләрнең урыны бар, маңгаебызны куеп сәҗдә кылырга туган җиребез бар. Түбән Кама ГЭСын төзегәч күпме авыллар су астында калды?Алар белән чагыштырганда без күпкә бәхетлерәк. Шунысы өчен дә Аллаһ Тәгаләгә шөкер итәбез.

Шушы елның 12 маенда авылдашлар белән очрашып, Саклыкта өмә ясарга ниятләдек. Зиратыбызны чистартып тәртипкә китерергә, коймаларын яңартырга кирәк. Авылыбыз тарихы турында китап язу ниятебез дә бар. 12 майга Кармыш авыл җирлеге рәисе Марат Миншин һәм тарихчы-журналист Дамир Таҗиевны, ТНВ каналыннан һәм "Безнең Чирмешән" газетасыннан журналистларны чакырдык. Район җитәкчеләре дә безне ишетерләр, аңларлар, зират коймаларын яңартырга, китап бастырырга ярдәмнәреннән ташламаслар дип өметләнәбез. Аллаһ Тәгалә җитәкчеләребезне мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле кылса иде.

Күрше-тирә авыллар, Әшәлче, Кармыш халкы, кемнәр Саклык авылы язмышына битараф түгел, килегез, күрегез. Гыйбрәт алыгыз. Сезнең авылларыгыз да шундый язмышка дучар ителмәсен. Авылыгызны, туган җирегезне, туган нигезегезне саклагыз!

Рәфыйк Госманов. Саклык-Түбән Кама.

Авылдашыма

Әй, туганым, әй син, авылдаш,

Онытма син туган нигезең.

Булмаса да анда өйләрең,

Сине көтә туган җирләрең.

Кызыл Көчнең үрләренә менгәч

Борылып-борылып артка карадым,

Ятимләнеп,бушап калган өебезгә

Сау бул, диеп әйтә алмадым.

Оныттыңмы, авылдашым,

Шушмаларда бозлар киткәнен,

Әрәмәдә шомырт исләрен,

Болыннарда җиләк җыйганың?

Каршы тауда җиләк пешкән

Кемнәр аны өзеп кабарлар?

Сине көтеп алар да бит

Саргаешып инде кибәрләр.

Саклык авылыннан чыккач

Кармышларга илтә юллары.

Шул юлларны күпме таптадык без,

Шунда үтте мәктәп еллары.

Кыр казлары кебек тезелешеп

Карлы сукмаклардан атладык.

Сине генә, туган авылым,

Сине генә саклый алмадык,

Әй, туганым,әй син, авылдаш!!!

Рәфыйк Госманов. Түбән Кама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев