9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешән полициясенең автопаркы яңа машиналар белән тулыландырылды
Полиция хезмәткәрләренең автопаркы ике яңа машина белән тулыланды. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне алдыннан Казанда Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министры Артем Хохорин полиция бүлекләренә хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды. Безнең район хокук саклаучыларына "УАЗ" һәм "Лада - Приора" машиналары бирделәр. Беренчесе полиция бүлегендә, икенчесе юл хәрәкәте иминлеге инспекциясендә файдаланылачак.
-
“Сөлчә“ җәмгыятендә алдынгы комбайнчыга бозау бирделәр
Урып-җыю йомгаклары буенча "Сөлчә" җәмгыяте Хәлил Мөхиббуллинны үгез бозау белән бүләкләгән. Әлеге комбайнчы быел 11120 центнер ашлык суктырган. -Көздән сука узарга тиешле 1683 гектар җирдә туңга сөрү эшләре төгәлләнде,- ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов.- Туңга сөрелгән һәр гектар өчен 5 килограмм исәбеннән тракторчыларга бушлай бөртек бирәбез. Владимир Гурьянов Т-150 тракторы...
-
Чирмешәнлеләр дин йортлары төзүне хуплый
Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче мөселман һәм православие диннәре вәкилләре өчен зур әһәмияткә ия булган карар кабул итте. Илбашы "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды. Соңгы елларда республикабызда Болгар музей-тыюлыгын һәм Свияжск шәһәр-утравын торгызу буенча зур эшләр...
-
Чирмешәндә Нурлат кешесеннән шикле төргәк тапканнар
01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 2 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 21 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндәге бер хуҗалыктан фляга урлаган өчен Яңа Элмәле кешесе җавапка тартыла. Полиция хезмәткәрләре Нурлатта яшәүче ир-аттан ике кәгазь...
-
Чирмешәнлеләр өчен дә өстәмә түләүле хезмәт ирекле булырга тиеш
Район прокуратурасына иминиятләү оешмалары тарафыннан юл-транспорт вакыйгаларында бәхетсезлек очрагында тормышны иминиятләү рәвешендә өстәмә түләүле хезмәт тагу турында гражданнардан еш кына гаризалар керә. Бу "Транспорт чаралары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү турында" Федераль законны бозу булып тора. Автотранспорт ияләре, гражданлык җаваплылыгын иминиятләү белән беррәттән, мәҗбүри иминиятләүгә карамастан җаваплылык барлыкка килү очрагында...