9 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Авариягә юлыккан чирмешәнлеләр һаман больницада
Чистай янындагы әйләнгеч юлда яңа ел алдыннан авариягә юлыккан якташларыбызның сәламәтлеге үзгәрешсез диярлек. Казанда республика клиник больницасында дәваланучы район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев аңында, ул акрын гына сөйләшә башлаган. Башкарма комитетның бүлек начальнигы Анна Минхәйдарованың хәле авыр, ул һаман аңына килмәгән. Машина йөртүче Владимир Долгополов шушы көннәрдә өенә кайтырга...
-
Чирмешән районында 90 яшьлек юбилярларны котладылар (+ФОТО)
Бәркәтә авылында гомер итүче Нәкыя әби Минхәерова нәкъ 1 гыйнвар көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова котладылар, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек...
-
Лашман укучыларын Казаннан котладылар
Узган ел ахырында Лашман мәктәбенең һәр укучысына Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел күчтәнәчләре таратты. "Тәмлүшкәләр" тулы пакетларны Казаннан авылдашлары, республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров җибәргән икән.
-
Авыл хуҗалыгы – игътибар үзәгендә
Яңа елга керер алдыннан район Советы депутатлары кабат утырышка җыелдылар. Унсигезенче бу утырышта Советның 2015нче елның 17 декабрендә кабул ителгән унтугызынчы санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Конкрет алганда, тулаем бюджетны үзгәртмичә, Чирмешән авыл җирлегенә урамнарны кардан чистартуга тагын 800 мең сум акча бирергә килешенде, моңардан тыш шул җирлеккә -...
-
Түбән Кармалкада 39 яшьлек ир үз-үзенә кул салган
01 Яңа - Әтәч елының беренче көнендә "кызыл әтәч" үзен күрсәтеп өлгерде, Шешминка авылында өй янды. Янгынчылар фаразлавынча, ут электр үткәргечләрнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан. 02 - Яңа ел бәйрәмнәрендә полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләделәр, аерым гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде, - ди Чирмешән районы полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев....
-
Чирмешәндә Чыршы бәйрәмендә әби-бабайлар да күңел ачты (+ФОТО)
Бәйрәмгә бәбиләр генә түгел, әби - бабайлар да шатлана. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, быел да район үзәгендә хезмәт ветераннары һәм өлкәннәр өчен Чыршы бәйрәме оештырдылар. Әлеге чарага район үзәгеннән һәм авыллардан 100гә якын кеше чакырылган иде. Аларның күбесе әле хәзер дә актив тормыш рәвеше алып бара, районыбыз үсешенә өлеш...
-
Шешминкада йорт янган
1нче гыйнвар кичендә Шешминка авылында торак йортка ут каба. Ярый әле, янгынны яшьләр күреп алып, йортның шул чакта йоклаган хуҗаларын вакытында уятып өлгерәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортның тактадан ясалган верандасы һәм түбәсе ялкын эчендә була. Утны сүндерәләр, әмма ир-хатын һәм бер бала яшәүче өй эчендәге җиһазлар суда юешләнеп яраксызга әверелгән....