Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалкада 39 яшьлек ир үз-үзенә кул салган

01 Яңа - Әтәч елының беренче көнендә "кызыл әтәч" үзен күрсәтеп өлгерде, Шешминка авылында өй янды. Янгынчылар фаразлавынча, ут электр үткәргечләрнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан. 02 - Яңа ел бәйрәмнәрендә полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләделәр, аерым гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде, - ди Чирмешән районы полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев....

01 Яңа - Әтәч елының беренче көнендә "кызыл әтәч" үзен күрсәтеп өлгерде, Шешминка авылында өй янды. Янгынчылар фаразлавынча, ут электр үткәргечләрнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан.


Чирмешән районында качып йөрүче ир-атны эзләтүгә биргәннәр02 - Яңа ел бәйрәмнәрендә полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләделәр, аерым гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде, - ди Чирмешән районы полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев.
Декабрьнең соңгы көннәрендә һәм гыйнварның беренче атнасында полиция бүлекчәсенә 43 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Чирмешәндә яшәүче хатын-кызның мобиль телефоны балансыннан билгесез кешеләр 3400 сумнан күбрәк акча алганнар. Ә Лашманда яшәүче хатын-кыз яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә 35000 сум акча югалткан. Тикшерү бара.
Түбән Кармалка янындагы нефтьчеләр объекты контейнерыннан эшермәне алып киткәннәр, матди зыян 95 мең сум.
Түбән Кармалкада 39 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салып гомерен чикләгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре 94, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 16 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Яңа елның беренче көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән. Фельдшерлар әйтүенчә, чакыртуларның күпчелеге хроник чирлеләр, шулай ук югары температуралы балалар янына булган. Алкоголь белән агулану очраклары да бар.
04 Гыйнварның беренче атнасында газ хезмәте слесарьлары 50дән күбрәк заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция Түбән Кармалка ират