8 декабрь 2016 яңалыклары
-
Иске Кадига солдат кайткан (+ФОТО)
Иске Кади авылыннан Нәкыйп һәм Роза Мөктәсимовларның инде икенче уллары Илгиз дә ил алдындагы бурычын үтәп кайтты. Үткән елның 30 ноябрендә туганнары белән хушлашкан егет быел 4 декабрьдә, чын ир-егет булып, дөньяга карашы үзгәреп, туган йортына кайтып керде. Казан аграр университетын тәмамлап, кулына диплом алып киткән һөнәрле егет Түбән Тагилда...
-
Чирмешәнлеләрнең бурычлары 1 миллион сумга кимегән
Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 580 мең сум бурычы бар. Ел башында бу сан 1 миллион 534 мең сум ук булган. Кайберәүләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен айныкын-айга акча түләп барса да, моңа битарафлар, дистә меңләп бурычлылар да байтак. -Бурычларның күп өлеше (489 мең сум)...
-
Чирмешәндә “сызгыра торган” чыршы бастырдылар
Быел районда 15-16 метр озынлыктагы төп чыршы район Советы каршындагы мәйданда "кунаклады". Ул Чирмешәннең Тынычлык урамында Ильяс һәм Гөлфия Хәйруллиннар йорты янында үскән. -Аның үсентесен 1988 нче елда өй алдына ПМКдан алып кайтып утырткан идек. Әүвәл чаклы гына булса, соңгы елларда ул бик каты үсеп китте, көчле җилләрдә шомлы сызгырып...
-
Кәҗә өчен түләделәр, инде ат хуҗалары көтә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша районда 1880 сыер өчен, хуҗаларына 5 миллион 640 мең сум акча күчергәннәр. Үткән ел 1817 сыер хуҗасы субсидия алган булган. Быел 883 кәҗә хуҗасына да 1әр мең сум субсидия бирелгән (2015тә 646). Озакламый 43 ат хуҗасына да субсидия акчасы барып җитәчәк. Дәүләтебез авыл...