8 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр бу юлы да актив
Районда исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 93,41 проценты, ягъни 13 мең 607 кеше Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда катнашты.
-
Сайлаучылар бюллетень белән бергә ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра
"Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак", - диде Алексей Фролов.
-
Чирмешән районында исемлекккә кертелгәннәрдән 18 сәгатькә 82, 32 процент сайлаучы тавыш биргән дә
Чирмешән районындагы сайлау участокларында исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 82, 32 проценты, ягъни 11 мең 992 кеше тавыш биргән дә. Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Туймәт, Кармыш, Югары Кәминкә сайлау участокларында әлеге күрсәткеч 97 – 92 процент ук.
-
Татарстанда 15.00 сәгатькә сайлаучыларның 45,13 проценты тавыш биргән
Республикада тавыш бирүчеләр саны буенча Кайбыч – лидер.
-
Мөхәммәтшин икедән соң сайлауга килү шәһәр халкы хисабына артуын фаразлый
ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, сайлау кампаниясен иртәнге җидедә башлау үзен аклый.
-
Сабурская: Сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр өчен аерым шартлар тудырылган
Йөзләгән волонтер инвалидларны сайлау участокларына озата бара.
-
Татарстан Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәсен күзәтүчеләрнең ачык штабы бәяләячәк
Штаб әгъзалары республика халкының сайлау кампаниясеннән нинди нәтиҗәләр көткәнен анализлаячак.
-
Ульяновкада яшәүче Ивановлар гел актив
Ульяновка сайлау участогына иң иртә килүчеләр арасында Ивановлар аеруча күп иде. Гомумән, бу зур нәсел бөтен чараларда актив. Сайлау участогы рәисе Николай Сергеевич, мәсәлән, инде дистә еллар әлеге җәмәгать эшен бик пөхтә алып бара.
-
Чирмешәндә сайлауларда бүләкләр бирделәр
Чирмешәндә бүген сайлауга килгән Риназ Минханов бүләк алып китте. 18 яше тулып, беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә сайлау участогында шундый игътибар күрсәттеләр.
-
Минтимер Шәймиев VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде
10.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, ТР парламентына сайлауларда 14,1 процент кеше тавыш биргән.
-
Гөлсирә Әхмәтшинаны туган көне белән сайлау участогында котладылар
Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында яшәүче Гөлсирә Әхмәтшинаны сайлау участогында чәчәкләр белән каршы алдылар. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева да буш килмәгән, аңа бүләк тапшырды.
-
Беренче тапкыр сайлаучыларга участокларда бүләкләр тапшырылачак
“Сайлау программасы кысаларында, беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә игътибар бирү мөһим”, - дип билгеләп узды Ләйлә Фазлыева.
-
Чирмешән районы комбайнчылары уракта тырышлар, сайлауларда активлар
БИО АГРО“ - районда иң зур хуҗалык, бертеклеләр генә дә 10 мең 600 гектарда игелә. Комбайннарга 3-4 көнлек эш калган.
-
Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде
Иртәнге 7дә 2811 сайлау участогының барысы да эшкә кереште, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
-
Сайлау көнне татарстанлылар арасында дүрт айфон һәм 100 мең сум акча уйнатылачак
«Минем Татарстан» квестында 10 меңгә якын кеше катнашкан инде. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193038/