7 декабрь 2017 яңалыклары
-
Менә шундый мәхәббәт… [тормыш хәле, гыйбрәт]
"Кыйный, димәк ярата…" Хәзерге заманага әлеге фикер туры килеп тә бетми кебек, әмма саннар киресен күрсәтә. Ирнең дорфалыгына, кул күтәрүенә түзеп яшәүче хатын-кызлар кимеми. Кемдер мондый тормышны "балам әтиле булсын" дип сайлый, башкалар, күпме генә китәргә теләсәләр дә, финанс яктан гаиләне берүзе тәэмин итә алмый. Ни гаҗәп, усал ир белән...
-
“Безнең Чирмешән“гә 29 декабрьгә кадәр язылып була
25 декабрьгә кадәр язылучыларга газета-журналлар 2018 елның гыйнварыннан килә башлаячак. "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га әлегә 2400 заказ карточкасы тутырылган. Район газетасына 29 декабрьгә кадәр язылырга мөмкин. "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" - Сезнең газета. Район хәбәрләрен аннан укыгыз, яңалыкларны аның аша белеп торыгыз! Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
-
Чирмешән районында планлаган мәйданнарда җир эшкәртә алмаганнар
Район буенча быел 51 мең 872 гектар (былтыр 54 мең 946) күләмендә җир эшкәртелергә тиеш булган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел тулаем 33 мең 261 гектар җир эшкәртелгән (64 процент). - Җирне ни өчен көздән эшкәртергә кирәк соң, яз көне барыбер кире сукалыйсы, дип әйтүчеләр...
-
Чирмешәнлеләргә депутаттан - күчтәнәчләр
Россия Федерациясе Федераль Жыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мөмкинлекләре чикле якташларыбызга быел да бүләкләр җибәргән. Утызлап якташыбызга, инвалидлар декадасы уңаеннан, депутат исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Архивтан алган фото Безнең сайтта укыгыз: «Оят булса да, кызымны кабат абортка алып бардым» [булган хәл]
-
Чирмешәндәге әбиләр һәм бабайлар бүлмәләрендә жалюзилар куелачак
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында үткәрелгән "Игелеклелек белән йөрәкләрегезне җылытабыз!" дип исемләнгән концерт биредә яшәүчеләрнең бер көнен чын бәйрәмгә әверелдерде. Инвалидлар декадасы кысаларында әби-бабайларның хәлләрен белешергә килүчеләр гел күп була, биредә бик күп чаралар үткәрелә, ләкин бүгенге концерт аларның күңелләрендә аеруча матур тәэсирләр калдырыр. Бәйрәм кичәсен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Чирмешәндәге музей каршында чыршы утлары җемелди
Чирмешәндә яңа елга әзерләнәләр: территорияләрне, чыршыларны бизиләр, кар сыннар ясыйлар. Туган як тарихы музее каршындагы чыршыда инде утлар да җемелди. Бүген - иртәгә кар сыннар да әзер булачак. Район газетасы редакциясенә килүчеләрне дә бу атнада Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алачак - аларның кар сыннарын бастырабыз. Быел да район...
-
Быел Чирмешән районында дүрт гаиләгә игезәк сабыйлар алып кайтканнар
Шунысы кызык, игезәкләр я икесе дә малай, я икесе дә кыз. Түбән Кәминкәдән Илшат һәм Татьяна Гыйрфановлар улларына Ленар һәм Динар дип исем биргәннәр. Чирмешәннән Вячеслав һәм Ольга Прокопьевларның кызлары - Карина һәм Дарья, Владимир һәм Ирина Гришаниннарның уллары - Мирослав һәм Максим, ә Светлана Хөснетдинованың игезәкләре - Динара һәм...