Менә шундый мәхәббәт… [тормыш хәле, гыйбрәт]
"Кыйный, димәк ярата…" Хәзерге заманага әлеге фикер туры килеп тә бетми кебек, әмма саннар киресен күрсәтә. Ирнең дорфалыгына, кул күтәрүенә түзеп яшәүче хатын-кызлар кимеми. Кемдер мондый тормышны "балам әтиле булсын" дип сайлый, башкалар, күпме генә китәргә теләсәләр дә, финанс яктан гаиләне берүзе тәэмин итә алмый. Ни гаҗәп, усал ир белән...
"Кыйный, димәк ярата…" Хәзерге заманага әлеге фикер туры килеп тә бетми кебек, әмма саннар киресен күрсәтә. Ирнең дорфалыгына, кул күтәрүенә түзеп яшәүче хатын-кызлар кимеми. Кемдер мондый тормышны "балам әтиле булсын" дип сайлый, башкалар, күпме генә китәргә теләсәләр дә, финанс яктан гаиләне берүзе тәэмин итә алмый. Ни гаҗәп, усал ир белән торуны "бу мәхәббәт" дип аңлатучылар да бар икән…
Түбәндә язылачак тормыш хәле белән танышкач, Людмила исемле ханымга "Мондый тормышка ничек түзәсез?" дип сорау бирдем. Ә аның җавабы кыска булды: "Мин иремне бик нык яратам…". Мәхәббәт дигәннәре шундый да була ала микән?
Людмила гади гаиләдә үскән ханым. Ике бертуган апасы бар. Әнисе күптәннән мәрхүм, милициядә эшләгән әтисен үтергәннәр. Өч кыз балачактан әбиләрендә тәрбияләнә. Мәктәптә укыганда Людмила сыйныфташы белән аралаша башлый. Егет белән кыз 5 ел дәвамында очраша, Людмила сөйгәнен армиядән көтеп ала. "Бик әйбәт иде. Үбешкән дә булмады. Тик беркөнне ул нык исереп мине көчләде", дип искә ала Людмила. Әбисе әлеге хәлне бик оят дип саный һәм алар моның турында беркемгә дә сөйләмәскә килешә.
Егет гафу үтенеп тә, кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясап карый, әмма Людмила бүтән аның белән аралашырга теләми. Соңыннан, ул балага узуы турында белә. Дөньяга беренче баласы - улы Вадим туа. Людмила югары уку йортын тәмамлап, кибетче булыш эшли башлый. Озак та үтми, тормыш аны үзбәк егете белән кавыштыра. Бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килә. Ачлы-туклы, булган акчаны тартып-сузып яши алар. Ир кызу канлы булып чыга. Хатын-кызга кул күтәрергә дә ярата икән.
Беркөнне гаилә башлыгы туган якларына кайтып китәргә уйлый. Ватанында яңа гаилә кора, тагын бер кызы дөньяга килә. Ә Людмила бу вакытта өч баласы белән япа-ялгыз яшәү өчен көрәшә. Апаларның да үз мәшәкате, бик сирәк аралашалар икән.
Күрәсең, ир тормышында кискен үзгәрешләр ясарга яраткан. Күпмедер вакыттан соң, үзбәк егете янә Русиягә әйләнеп кайта, Людмила белән аралаша башлый, ә соңыннан бөтенләйгә күченеп килә. Бәлки, Людмила әлеге кавышу яңа бәхет алып килер дип өмет иткәндер. Тик кешене үзгәртү авыр шул. Инде онытыла башлаган еллар янә кабатлана. Гаиләдә ир-ат барлыкка килсә дә, финанс яктан үзгәрешләр күренми, кул күтәрүләр дә дәвам итә. Беркөнне, үз көчемне күрсәтәм дип, арттырып та җибәрә ул, Людмила хастаханәгә эләгә. Бар тәне кыйналган Людмилага операция ясыйлар, талагын алалар. Шунда хатын-кызның корсаклы икәне ачыклана, табиблар баланы саклап кала. Шулай итеп, дөньяга аларның өченче кызлары туа. Тагын бер җан аваз сала. Мәшәкатьләре генә һаман шул ук Людмиланың: кеше фатирында яшәү, ашарга җитмәү һәм ирнең кул күтәрүенә дә сабыр итү. Людмилага, балаларга акчалата, әйберләтә ярдәм итәргә теләгән кешеләрне ире кире бора икән, янәсе үзем дә булдырам… Менә шундый мәхәббәт…
tatar-today.ru фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев