7 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Яшәүче фронтовиксыз калды
Бу авылда Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф бабай Сөләймановны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм быел 1 май көнне 90 яшьлек юбилеен үткәргән иде. Фронтовик якташыбыз җиңүне Румыниядә каршы алган, сугыштан соң гомере буе туган авылында машина йөртүче булып эшләгән шәхес.
-
Чирмешәнлеләр волейболда көч сынаша
Оешмалар һәм авыл җирлекләре командалары арасында район чемпионатына старт бирелде. Волейбол буенча әлеге ярыш район мәдәният йорты һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы спорт залларында, авылларда узачак. Җиңүчеләр ике группада - ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ачыкланырга тиеш. Беренче урынга - 15 мең, икенчегә - 10 мең, өченче урын иясенә 5 мең сум акчалата...
-
Чирмешәндә яшәүче Камәрия Гыймранованы 88 яшьлек сеңелесе дә котлады
Ул беркайчан да больницада ятмаган, хәтта медицина карточкасы да юк. Шөкер, яшь вакытында Шенталага сәнәскә-чана белән бөртек, Чаллыдан тоз ташыган, авырлыкларны күп күргән Камария әбинең әле дә исән-сау, хәрәкәттә булуына ис китә. Кул-аяклары тыңлый әле нәкъ бүген 90 яшен тутырган якташыбызның, әмма хәтер ягы алай ук түгел. Аның турында, үткән...
-
Бәркәтәдә туган, Чирмешәндә яшәүче Камәрия Гыймрановага 90 яшь тулды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешәнлеләр вакытларын әрәм итми, Интернет аша түли
Бүген районыбызда яшәүчеләрнең бер өлеше торак - коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка төр түләүләрне электрон төстә башкара, болай итү бик уңайлы, күп вакыт та сарыф ителми, чиратларда басып торасы да юк, диләр. Иске Котыш авылында яшәүче Татьяна Иночкина да бүген электрон хезмәтләрдән актив файдалана, хәтта авылдашлары белән дә тәҗрибә уртаклаша,...
-
Кара Чишмә үрдәкләре бәлешкә тәм кертә
Чирмешәндә узган атнада булган бәйрәм ярминкәсендә бодай һәм арпа да саттылар - алдылар. Кармыш кырларында үстереп җыелган бодайның килосы 10, ә Нурлат аграр техникумының район филиалы тәкъдим итүче арыш 8 сум тора. Бөртекләре чиста, коры. Мин дә арпа алдым әле, - ди Чирмешәннән Җәүдәт Шәйхетдинов. - Аны көрпә белән кушып...
-
Россиядә Яңа ел каникуллары кыскартыла
Яңа ел бәйрәмнәре исәбеннән, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда 23 Февраль һәм 8 Март бәйрәмнәре ялларын озынайтты. Россия халкы алда көтелгән Яңа ел каникулларында гадәттәгедән азрак ял итәчәк. 2017 елда Яңа ел бәйрәме ялларының кыскаруы Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә...
-
Лашманда бер хуҗалыктан каз түшкәләре "очкан"
01 Ноябрь аеның беренче атнасында янгын-коткару хезмәтенә хәвефле сигналлар кермәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 40 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Түбән Кәминкәдәге складыннан билгесез затлар дүрт электр двигателе, эретеп ябыштыру аппараты һәм аккумуляторлар урлаганнар. Тикшерү бара. Яңа...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Аккош Түбән Кәминкәгә киткән Җәй көне район үзәгендәге күлдә йөзүче ялгыз аккош быел Түбән Кәминкә авылында кыш чыгачак. -Аккошны үзем тотып алып кайттым, - ди мәктәп директоры Әхтәм Мусин. - Хезмәттәшебез Миңсылу апа Закирова үз теләге белән бу кошны үзләренә алды. Алар казлар асрыйлар, кышка да калдыралар, аккош шулар белән...