7 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Минтимер Шәймиев: В.П.Энгельгард исемендәге обсерватория ЮНЕСКО исемлегенә керергә лаек
ЮНЕСКОда аэрокосмик һәм астрономик юнәлешләргә ихтыяҗ бар, диде М.Шәймиев.
-
Урманасты Үтәмеш авылы янында “Калина” әйләнеп капланган
5 сентябрь көнне, кичке тугызынчы яртыларда, Урманасты Үтәмеш авылы янында “Лада Калина” атомашинасы асфальт өстендә әйләнеп каплана һәм “аякка басып” юл кырыена төшеп китә.
-
Чирмешән районы авылларында халык җыеннары уза
Район авылларында халык җыеннары башланды. Аның тәүгеләре Югары Кәминкә һәм Туймәт авыл җирлекләрендә үтте. Монда җирле үзидарә эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар куелды, халыкны борчыган проблемалар турында фикер алышу үткәрелде һәм референдумга кертелә торган мәсьәләләр каралды, үзсалым акчасының күләме билгеләнде.
-
Түбән Чегодай чишмәсе тирәсен чүп үләннәре баскан
Түбән Чегодай авылына керү юлында ук урнашкан чишмә, визит карточкасы булырлык урын. Әмма алай түгел шул, чишмә тирәсен чүп үләннәре басып киткән, элеккеге матурлыгын югалткан.
-
Чирмешән - Иске Котыш юлында бер өлеше пыяла кебек шома
Чирмешән – Иске Котыш юлында байтак чокыр-чакырны ямаганнар. Хәзер монда шикләнми йөреп була.
-
Иске Кадида коелар күбәйгән
Иске Кадида коелар күбәйгән. Соңгысы Якуб һәм Минҗиһан Кәбировлар йорты каршында урнашкан.