7 апрель 2017 яңалыклары
-
"Безнең Чирмешән" фотобәйгегә йомгак ясады
"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасы үз сайтында игълан иткән бәйгегә йомгак ясады. "Минем яраткан кыз туганым" ( "Моя любимая сестра") бәйгесенә 11 автордан фоторәсемнәр кабул иттек. Редакциянең электрон почтасына Чирмешәннән, Иске Кадидан, Туймәттән, хәтта Апас районыннан да фотолар килде. Бер ай дәвамында район газетасының сайтында тавыш бирүләрдән соң, инде...
-
Чирмешәндә рус, чуваш балалары татарча сөйләшә
Түбән Кармалка, Әккәрәй урамнарында, кибетләрдә, авыл халкыннан татар телендә интервью алганнар. Рус, чуваш мәктәпләре арасында узучы "Мин татарча сөйләшәм!" дип аталган район бәйгесенең мәктәп этабы биремнәре шуннан да гыйбарәт иде. Светлана Еферова (Әккәрәй мәктәбенең татар теле укытучысы): -Укучылар урамда очраган авылдашларыбыз белән, кибетләргә барып сатучылар белән татар телендә аралашып карады....
-
Чирмешән районында самбо буенча турнирга әзерләнәләр
Апрель азагында район үзәгендә район башлыгы призларына самбо буенча турнир узачак, әлеге бәйге Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлана. Безнең районда самбо буенча секция әле бер ел гына эшли. Яшь спортчылар балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында атнага өч тапкыр шөгыльләнәләр. Аларны самбо буенча спорт мастеры Степан Хачатрян өйрәтә. Якташларыбыз әлегә...
-
Әмир мәчетендә эссе көнне дә җиләс булачак
Әмир мәчетенә 45 мең сумлык кондиционер - бик кирәкле көнкүреш техникасын авылдашлары - эшкуар Әгъләмовлар алып биргән. -Зур бәйрәмнәрдә, җәйге кызу көннәрдә мәчетебездә һава саф булачак, кондиционер-җилләткеч кирәк иде, - ди мәчет имамы Люцир Зыятдин. Ходай язса, Сургутта яшәүче, Чирмешәндә мәчет төзетүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар Әмир мәчетен дә тулысынча...
-
Чирмешәндә Мактау тактасы яңартылды
Районның Мактау тактасында яңа фоторәсемнәр урын алды. Анда эшләрендә танылган, алдынгы, үрнәк җитәкчеләр һәм белгечләрнең сурәтләрен күрергә мөмкин. Менә аларның исемлеге: -Әгъләмова Гөлшат Әмин кызы - шәхси эшмәкәр; -Багауов Фәнил Әмин улы - "Энерготехсервис" җәмгыяте электромонтеры; -Воронина Марина Владимировна - РФ Пенсия фондының район идарәсе баш бухгалтеры; -Гайнетдинов Фәрит Вәгыйз...