Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районында самбо буенча турнирга әзерләнәләр

Апрель азагында район үзәгендә район башлыгы призларына самбо буенча турнир узачак, әлеге бәйге Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлана. Безнең районда самбо буенча секция әле бер ел гына эшли. Яшь спортчылар балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында атнага өч тапкыр шөгыльләнәләр. Аларны самбо буенча спорт мастеры Степан Хачатрян өйрәтә. Якташларыбыз әлегә...

Апрель азагында район үзәгендә район башлыгы призларына самбо буенча турнир узачак, әлеге бәйге Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлана.


Безнең районда самбо буенча секция әле бер ел гына эшли. Яшь спортчылар балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында атнага өч тапкыр шөгыльләнәләр. Аларны самбо буенча спорт мастеры Степан Хачатрян өйрәтә. Якташларыбыз әлегә ниндидер зур җиңүләр белән мактана алмыйлар, ләкин инде башка районнарга барып чирканчык алганнарда.

-Районда балаларга спорт белән шөгыльләнергә барлык шартлар да бар, иренмәскә генә,- ди Степан Хачикович. - Спорт балаларны тәртипкә, режимка күнектерә, аның белән даими шөгыльләнүчеләр авыруларга тиз бирешмиләр. Самбо характерны чыныктыра, ихтыяр көче тәрбияли.

Секциягә, нигездә, малайлар йөри. Араларында бер кыз да бар - Чирмешән лицееның 7нче класс укучысы Виктория Ворожейкина биредә бер айга якын шөгыльләнә.

-Мин элек хоккейга йөрдем, - ди Виктория. - Хәзер инде үземне башка спорт төрендә сынап карамакчы булдым. Монда бик ошый. Кызганыч, кызлар гына юк, малайлар белән көрәшергә туры килә. Минемчә, кызлар да үзләрен яклый белсәләр, артык булмас.

Степан Хачатрян кызларны да самбо секциясенә чакыра. "Теләкләре булса, килсеннәр. Без спорт мәктәбендә сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр шөгыльләнәбез", - ди тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined самбо