Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"Безнең Чирмешән" фотобәйгегә йомгак ясады

"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасы үз сайтында игълан иткән бәйгегә йомгак ясады. "Минем яраткан кыз туганым" ( "Моя любимая сестра") бәйгесенә 11 автордан фоторәсемнәр кабул иттек. Редакциянең электрон почтасына Чирмешәннән, Иске Кадидан, Туймәттән, хәтта Апас районыннан да фотолар килде. Бер ай дәвамында район газетасының сайтында тавыш бирүләрдән соң, инде...

"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасы үз сайтында игълан иткән бәйгегә йомгак ясады.


"Минем яраткан кыз туганым" ( "Моя любимая сестра") бәйгесенә 11 автордан фоторәсемнәр кабул иттек. Редакциянең электрон почтасына Чирмешәннән, Иске Кадидан, Туймәттән, хәтта Апас районыннан да фотолар килде.

Бер ай дәвамында район газетасының сайтында тавыш бирүләрдән соң, инде бәйгенең җиңүчеләре дә билгеле булды. 219 тавыш җыеп, Иске Кадидан Румия Локманова җиңүче дип танылды. Түбән Кәминкәдән Гөлсирин Гыйрфанова өчен 114 кеше тавыш биргән. Туймәттән Фәйрүзә Сәүбанова - өченче. Чирмешәннән Ольга Галиева, Әлфия Ибраһимова, Альбина Хәйруллина, Елена Лотфуллина, Туймәттән Алсу Мортазина, Рәдифә Ногманова һәм Рәмилә Рәхматуллина, Югары Кәминкәдән Алия Шәмсетдинова һәм Апастан Гөлүсә Кашаповаларның фоторәсемнәре дә сайтта урын алды.

Бәйге шартлары буенча, җиңүче район газетасы сайтында бушлай котлау бирә алачак.

Бәйгегә килгән фоторәсемнәрне дә, алар эчтәлекле, үзенчәлекле, сезнең хозурга тәкъдим итәбез. Карагыз, үзегезчә бәяләгез (тавыш бирергә кирәкми).

Ольга Галиева

Аделина Ибраһимова и Әлфия Аппакова

Румия Локманова

Альбина Хәйруллина

Гөлсирин Гыйрфанова

Алия Шәмсетдинова

Алсу Мортазина

Фәйрүзә Сәүбанова

Рәдифә Ногманова һәм Рәмилә Рәхматуллина

Елена Лотфуллина

Гөлүсә Кашапова - Җәләлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined